Бүген Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм рәвештә агач утырттылар. Республиканың төрле урыннарында 20 меңнән артык волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты.
Үзәк чара Казанда Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендә узды. Биредә пандемия чорында фидакарь хезмәт куйган табиблар хөрмәтенә 300 чыршы һәм нарат утыртылды. Агачларны волонтерлар белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова утыртты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын тулыландыру, аренда түләүләре һәм күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча бурычларны киметү эше турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамланып килә. Аларга 3,5 мең объект кертелгән, агымдагы елның программа чараларының финанс күләме 23 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Любомир Регак белән очрашты.
Очрашу «Ак Барс Арена» стадионында узды.
Исегезгә төшерәбез, бүген «Ак Барс Арена» стадионында Россия һәм Словакия командалары арасында ДЧ-2022нең сайлап алу турниры матчы уза.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.
Очрашу Казанда "Ак Барс Арена" стадионында узды, анда бүген Россия һәм Словакия командалары арасында ДЧ-2022 сайлап алу турниры матчы узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен котлады. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара «Корстон» КСККда (Казан) узды.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, утырышта катнашучылар!
Кадерле татарстанлылар!
Узып баручы елда Татарстан социаль-икътисади үсешен дәвам итте. Без яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек. Республика инвестицияләр җәлеп итә торган төбәк булып кала. Бездә төрле өлкәләрдә масштаблы амбициоз проектлар тормышка ашырыла, зур форумнар һәм спорт ярышлары үтә. Бүген Татарстан – яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы – безнең горурлык.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» ГАҖнең «Цифергауз» цифрлы трансформация үзәгендә булды.
Цифрлы трансформация үзәге «Газпром нефть» нең 300дән артык хезмәткәрен берләштерә.
Иртәгә, 2021 елның 8 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Чара С. Сәйдәш ис. ДЗКЗда (Казан) узачак.