Татарстан Президенты Бишкектә «Автомаш-Радиатор» ҖЧҖдә булды

19.11.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкектә «Автомаш-Радиатор»ҖЧҖдә булды.

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында предприятиенең эшчәнлеге белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка предприятиенең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр титре үз вакытында предприятие элеккеге шырпы фабрикасы базасына нигезләнгән, башта төрле металл савытлар, су үткәргеч колонкалар, троллейбус баганалары, урман кисү рамнары чыгаруда махсуслашкан.

Бүгенге көндә «Автомаш-Радиатор» ҖЧҖ – БДБдә иң эре предприятиеләрнең берсе һәм Үзәк Азиядә двигательләрне һәм ягулыкларны йөк, җиңел автомобильләргә һәм тракторларга суыту радиаторларын проектлау һәм җитештерү өлкәсендә 50 еллык тәҗрибә туплаган бердәнбер предприятие.

Заманча радиатор җитештерү 430 төр бакыр-җиз һәм алюминий автомобиль һәм трактор радиаторларын чыгару буенча махсуслаштырылган, аларның 98%ы якын һәм ерак чит илләргә: Россия, Украина, Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Латвия, Венгрия, Молдавия һәм Польшага җибәрелә.

Предприятиедә һөнәри әзерлекнең тулы курсын узган 536 югары квалификацияле белгеч эшли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.