Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

19.11.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Очрашуга Бишкәктә, Жалал-Абадта, Токмакта, Кара-Балтта, Каракүлдә, Ошада, Чолпон-Атта яшәүче ватандашлар килде.

Бүгенге көндә Кыргызстанда 6,5 млн. кеше яши, шулардан 55 меңгә якыны татарлар. Бишкәктә 16 меңгә якын татар яши. Кыргызстан татарлары республикада барлык өлкәләрдә дә: сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, идарә, мәдәният һ.б. өлкәләрдә эшли, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләрдән алып, мәктәп укытучысыннан алып югары уку йорты профессорларына кадәр вазыйфалар били.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда «Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. Әлеге оешма 30 елдан артык эшли, республиканың 6 шәһәрендә иҗтимагый берләшмә филиаллары бар.

Моннан тыш, «Бердәмлек» татарлар берлеге, «Кыргыз-татар дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте», «Татулык» иҗтимагый берләшмәсе, «Ак барс «татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе, «Илкәем» татар-башкорт мәдәни үзәге, Җәләл-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе актив эш алып бара.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.