Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкектә язучы Чыңгыз Айтматовның музей-йортында булды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Кыргызстан Республикасына ике көнлек эш сәфәренә килде (2021 елның 18-19 ноябре).
Язучы Чыңгыз Айтматовның музей-йорты Бишкәк янында «Ала-Арча» дәүләт резиденциясендә, язучы соңгы 20 ел гомерен үткәргән йортта, 1986 елдан бирле урнашкан.
Чыңгыз Айтматовның музей-йортында язучының шәхси әйберләре, кулъязмалары саклана. Экспозициянең аерым өлеше Айтматовның күп санлы бүләкләренә багышланган. Йортның икенче катында аның эш кабинеты, йокы бүлмәсе һәм китапханә урнашкан.
Бүген музей-йортта тагын бер экспонат барлыкка килде – Казан федераль университеты музейга архив документларын тапшырды – бу – Кукмара районыннан Үтәмишевларның ата-бабалары, Чыңгыз Айтматовның нәсел шәҗәрәсе. Язылу 1830 елда башкарыла.
Фотогалереяда Чыңгыз Айтматовның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуыннан фотосурәтләр дә бар.
Йортның икенче яртысында язучының улы Илдар Айтматов гаиләсе белән яши, шунда ук Чыңгыз Айтматовның Халыкара фонды урнашкан, ул мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 2000 елда язучының үзе нигез салган фондка хәзер аның балалары идарә итә.
Чыңгыз Айтматовның музей-йорты язучы ватандашлары һәм чит ил кунаклары арасында да популяр.