Рөстәм Миңнеханов: һәр төбәкнең үсеше транспорт инфраструктурасына бәйле

21.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Ижевскка һәм Пермьгә М-7 «Идел» трассасыннан керү юлы участогын ачуда катнашты. Эшләр Татарстанның Менделеевск районының өч торак пункты буйлап узучы 11 чакрымлы участокта (4-15 км) башкарылган. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Самарьянов та катнашты.

Эшләр 2021 елның маенда башланды. Югары социаль һәм икътисадый әһәмияткә ия булуны исәпкә алып, капиталь ремонт билгеләнгән сроктан бер елга алдан башкарылган. Үтәлгән эшләр Менделеевск районында М-7 трассасының үткәрү сәләтен арттырырга, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген һәм уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Бүген безнең республика өчен бик мөһим вакыйга. Без яңартылган юл буенча хәрәкәт ачабыз. Бу иң катлаулы, иң авария хәлендәге участок иде. Капиталь ремонт кысаларында полосалар санын икедән дүрткә кадәр арттырганнар. Шулай ук биредә юлларны киңәйтү буенча яңа технологияләр сынап каралган, аннан соң алар ил буенча кулланылачак. Төзүчеләребезне һәм юл төзүчеләребезне аерым билгеләп үтәсем килә. Без сезнең белән горурланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Росавтодорга республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар өчен рәхмәт белдерде. «Бу – Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп чыгу, яңа М-12 трассасы. Шулай ук «Шәле – Баулы» трассасы планда. Һәр төбәкнең үсеше транспорт инфраструктурасына бәйле», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Самарьянов капиталь ремонтның кыска вакыт эчендә, бер юл-төзелеш сезоны дәвамында башкарылуын билгеләп үтте. «Татарстан бүгенге көндә Россиянең икътисадый яктан алдынгы төбәкләренең берсе булып тора. Һәм, әлбәттә, автомобиль юлының мондый киң колачлы һәм әһәмиятле участогын ремонтлау республиканың алга таба үсешенә ярдәм итәчәк. Татарстан җитәкчелегенә юл-транспорт комплексына аерым игътибар биргәннәре өчен аерым рәхмәт», - дип өстәде Андрей Самарьянов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Самарьянов яңартылган юл участогы буенча автомобиль хәрәкәтенә рәсми старт бирделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.