Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинеты Рәисе – Кыргызстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Акылбәк Җаппаров белән очрашты.
Яклар файдалы булырлык проектлар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан Президенты дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары дәрәҗәсендә эшне оператив алып барырга мөмкинлек бирә торган электрон документ әйләнеше системасы турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Кыргызстан Хөкүмәте вәкилләре белән нәтиҗәле очрашулар узды.
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы делегациясен төбәкнең икътисадый, сәнәгать, инвестицион потенциалы белән танышу өчен, Татарстанга килергә чакырды.