Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

20.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Комиссия әгъзалары Адмиралтейская, Яхин, Мәскәү, Нариманов, Габдулла Тукай һәм Курашов урамнарындагы торак төзелеше өлкәсендә кайбер инвестицион проектларны тормышка ашыруны хупладылар. Рөстәм Миңнеханов торак комплексларны төзегәндә социаль инфраструктура турында алдан кайгыртырга кирәклеген искәртте. «Торак-коммуналь хуҗалык төзелеше социаль объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр үсеше белән бергә алып барылырга тиеш», - дип ассызыклады ул. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тарихи җирлекләрдә яңа төзелешкә карата төп таләпләрнең берсе – катларны элеккегечә калдыру.

Татарстан Республикасы Президенты Петербург урамындагы ике проект буенча (кунакханә тибындагы күп функцияле комплекс һәм сәүдә-кунакханә комплексы) төзелешнең Тихомирнов урамындагы юл торышына ничек йогынты ясавын игътибар белән өйрәнергә кушты. «Бу урам болай да тулган. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру юллардагы коллапс китереп чыгармаска тиеш», - дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов.

Шамов хастаханәсе комплексының өченче чираты проекты белән танышканнан соң, комиссия әгъзалары бинаның тышкы кыяфәте гомуми стилистикага гармонияле туры килсен өчен, фасадны бизәүне эшләп бетерергә тәкъдим иттеләр.

Комиссия хуплавы белән Подлужная урамындагы «Казансу» подстанциясе бинасының тышкы кыяфәтен төзекләндерү һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 25 нче Октябрь урамындагы 20 нче районара административ бинасын реконструкцияләү проектлары кабул ителде.

Утырыш барышында шулай ук Свияжск утрау-шәһәре территориясендә торак йортлар төзү һәм реконструкцияләү проектлары тәкъдим ителде. Барлык 3 гариза да хупланды. «Барлык объектлар да лаеклы. Бүген Зөя буенча бик дөрес эш бара. Һәр яңа йорт әйлә-тирәнең бизәге булырга һәм утрау-шәһәрнең архитектур йөзен бозмаска тиеш», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты.

Соңыннан комиссия әгъзалары Лаешта Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше проекты белән таныштылар. Архитекторларга проектны эшләп бетерергә, аерым алганда, мәчетнең түбәсе һәм гөмбәзе формасын үзгәртергә тәкъдим иттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.