Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә коронавирус йогышына бәйле мәсьәләләр һәм аны профилактикалау чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Covid-19 буенча киеренке хәл фонында республикада җәмәгать транспортында яңа чикләү чаралары кертелә. Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрьдән 18 яшьтән өлкәнрәкләр җәмәгать транспортыннан бары тик QR-код яки вакцинациядән медотвод турында белешмә булганда гына файдалана алалар. "Транспорт – ул барыннан да тизрәк йогу урыны. Әлбәттә, кешеләр әлеге яңалыкларга төрлечә карый, әмма бездә башка вариантлар юк. Бу юлдан киткән илләрдә коронавируска кагылышлы вәзгыять тотрыклана инде", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Шулай ук дүшәмбедән 60 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарның транспорт карталары QR-кодлары яки медотводлары булмаса, вакытлыча ябылачак. " Өлкән кешеләр коронавирус буенча аеруча куркыныч төркемдә, шуңа күрә без аларны мөмкин кадәр саклап калырга тырышабыз. Әмма безне элеккечә үк вакцина ясатуның түбән темплары борчый – барлыгы 49% кына. Игътибар итәсем килә, ковид бүлекләрендәге ятакларның төп өлеше нәкъ менә 60 яшьтән өлкәнрәкләр били. Үлү очракларының да 85%ы аларга туры килә", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республиканың Баш дәүләт санитар табибы карары белән 9 ноябрьдән беренче прививканы ясатмаган хезмәткәрләрне, соңгы алты ай эчендә медотводлары булган яки авырган затлардан тыш, эштән читләштерү күрсәтмәсе бирелде. "Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә карарның мәҗбүри үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Бу сезнең үз мәнфәгатьләрегездә. Сезнең хезмәткәрләр сәламәт булырга тиеш, түгел. Җитәкчеләр бу мәсьәләгә җаваплы караган урыннарда эш бик төгәл бара. Башка юл юк. Без моны катгый күзәтәчәкбез", - диде Татарстан Президенты.
Көн саен республикада 15 меңнән 30 меңгә кадәр граждан вакциналаштырыла, дип өстәде ул. Беренче прививканы 1,9 млн кеше ясаткан, икенче компонентны – 1,4 млн., кабат вакцинацияне 54 мең кеше узган.