ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләр барышы турында хәбәр итте

20.11.2021

Торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турында мәгълүматларны Күчемсез милекнең ердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрнең барышы турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүгенге көндә КБДРда 293 муниципаль берәмлек составына керүче 3119 торак пунктның 1059ы (34%) чикләре турында мәгълүматлар бар.

293 җирлекнең генераль планнары эштә, аларның үтәлеше меңнән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк.

Гамәлдәге закон нормаларыннан чыгып (Россия Федерациясе Җир кодексының 84 ст. һәм РФ Шәһәр төзелеше кодексының 19 ст.), калган 1033 торак пункт чикләрен кадастр исәбенә кую өчен тагын 327 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә кирәк.

913 җирлектә территориаль зоналарның якынча гомуми саны 11953 тәшкил итә. ПЗЗның 333 проекты эшләнүдә. Гамәлдәге закон кысаларында җир асты байлыкларыннан файдалану буенча 565 проект эшләргә кирәк.

2018 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 130 җирлек үзәге расланган. Шулай да, Территориаль зоналар кадастр исәбенә расланган 15 ПЗЗ буенча гына куелган.

Фәнил Әһлиуллин территориаль зоналарны кадастр исәбенә куюның сәбәпләрен билгеләде. Бу – расланган материалларда ПЗЗ территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларның булмавы. Моннан тыш, башкарма комитет (заказ бирүче) КБДРга территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны җибәрми, йә, куелудан баш тартып, алга таба гамәлләрне туктата.

Министрлык муниципаль берәмлекләрнең генераль планнарын һәм ПЗЗларынэшләү буенча төзелгән килешүләрне подрядчылар тарафыннан килешүдә билгеләнгән срокта эшләр башкару предметына тикшерү үткәрә.

Генераль планнарны эшләү буенча 102 килешү һәм ПЗЗ эшләүгә 63 килешү әлегә кадәр тәмамланмаган.

Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасының өч районы – Әтнә, Зеленодольск һәм Питрәч – җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча эксперимент үткәрүдә катнашалар. Әлеге муниципаль берәмлекләрнең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын әзерләү буенча барлык эшләрне 2021 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Бу эксперимент кысаларында шәһәр төзелеше документларын эшләү тәҗрибәсе күрсәтелгән сервиска Татарстан Республикасының башка муниципаль берәмлекләре мәгълүматларын керткәндә кулланылачак.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы шулай ук Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшләрнең барышы турында да сөйләде. Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы өч мең ярым километрга якын. Күрше субъектлар белән чикләрнең сигез участогы турында КБДРга мәгълүмат кертергә кирәк.

Чикне билгеләү эшләре барышында башта 570дән артык проблемалы участок ачыкланган. Бүгенге көндә бәхәсле мәсьәләләрнең 90%ы бетерелгән, 29 участок буенча бәхәсле моментларны хәл итү буенча эшләр дәвам итә.

Оренбург өлкәсе һәм Чуаш Республикасы, Марий Эл Республикасы, Самара өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы белән чиктәш җирдә эшче төркемнәрнең уртак утырышларында чикләрне узуның эш проектлары расланды. Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе арасында имзаланган килешү Оренбург өлкәсе Губернаторына кул кую өчен җибәрелде.

Ульяновск өлкәсе белән чик проектларын килештерү буенча эш ахырына якынлаша.

Киров өлкәсе белән чикнең төен нокталарын җирлеккә беркетү буенча уртак чаралар һәм чик проекты турында фикер алышу буенча сөйләшүләр 3 раундта үткәрелде. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча сөйләшүләрнең соңгы раундына әзерлек бара.

Удмурт Республикасы белән чик буенча Ижауда ике раунд, Казанда берничә киңәшмә уздырылды, шул исәптән видеоконференцэлемтә аша да. Бүгенге көндә 22 килештерелмәгән участок кала. Татарстан Республикасы Әгерҗе районы һәм Удмуртиянең Кече Пурга районы администрациясе әзерләгән Әгерҗе шәһәре янында чик үтү буенча материаллар проект нигезенә алынган.

Үз чыгышында министр Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә, Марий Эл һәм Башкортостан Республикаларында бүгенге көндә чикләрне билгеләү буенча эшләрне башкаручы билгеләнмәвен, шуңа бәйле рәвештә барлык проект эшләре Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды көче белән алып барылуын ассызыклады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.