Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафатына багышланган чараларда катнашты

20.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафатына багышланган чараларда катнашты.

Аерым алганда, Казан Мәрьям Ана иконасы соборында искә алу чарасы узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар митрополит Феофан каберенә чәчәкләр салды.

Чарада Санкт-Петербург Губернаторы Александр Дмитриевич Беглов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан 2020 елның 20 ноябрендә Мәскәү шәһәренең үзәк хастаханәсендә коронавирус вирусы китереп чыгарган өзлегүләрдән вафат булды. Ул 2020 елның 23 ноябрендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборы янында (Казан) җирләнгән.

Митрополит Феофан турында тулырак http://www.patriarchia.ru/db/text/31190.html


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.