Яңалыклар

18.09.2021

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

18.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин көзге-кышкы чорга әзерлек кысаларында контроль чаралар турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

18.09.2021

Татарстан Республикасында җылы бирү сезонына әзерлек кысаларында 3 мең 145 котельный әзерләнгән – бу 100% диярлек. Казан шәһәре буенча бер котельныйны әзерләүне төгәлләргә кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул коммуналь һәм социаль өлкә объектларының җылы бирү чорына әзерлеге турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

18.09.2021

Бүген республика һәм илкүләм программалар кысаларында аерым социаль объектлар төзү объектлар төзүнең барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

17.09.2021

Бүген Зеленодольскта POZISның яңа логистик үзәге мәйданчыгында Татарстан Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиянең икенче утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов катнашты.

17.09.2021

Бүген Зеленодольскта POZIS компаниясе базасында эре логистик үзәк ачылды. Объектны ачу POZIS медицина техникасын чыгара башлауга 20 ел тулуга багышланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов, «Технодинамика» холдингы генераль директоры Игорь Насенков һәм POZIS генераль директоры Радик Хәсәнов катнашты.

17.09.2021

Бүген «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Казанга эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Сергей Чемезов «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында булды.

17.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. 

17.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны сайлауда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән бергә Казан шәһәренең 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.

16.09.2021

Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә “Иннополис” МИЗның  стартаплар буенча 12 нче экспертлар советы утырышы узды.

Утырышта “Иннополис” МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин катнашты.

Битләр: << 531 ( 532 ) 533 534 535 536 537 538 539 540 >>