Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы коллективын «Дакар-2022» халыкара раллида ышанычлы җиңүе белән котлады

14.01.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар-2022» халыкара раллида җиңүе уңаеннан «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры С.А. Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе В. Г. Чагинга, «КАМАЗ-мастер» командасы коллективына котлау телеграммасы юллады. 

«Кадерле камазлылар! «Дакар-2022» халыкара раллиенда «КАМАЗ-мастер» командасының ышанычлы җиңүе белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Бу искиткеч казаныш һәм бөтен КамАЗ дружинасының югары осталык һәм дөньяда тиңнәре булмаган Татарстан мустангларының бәхәссез өстенлекләренең ачык дәлиле, - диелә телеграмма текстында. - Ике атна дәвамында бөтен ил «Зәңгәр Армада» ның Гарәп чүленең буталган лабиринтларын ышанычлы яулавы, экстремаль марафонның барлык кыенлыкларын лаеклы рәвештә башкарып чыгуы, старттан финишка кадәр бәхәссез лидерлыкны саклап калуы һәм абруйлы көндәшләренә бер генә мөмкинлек тә калдырмавы өчен соклану белән күзәтте. Икенче тапкыр рәттән республикабызга һәм бөтен Россиягә истәлекле җиңү алып килгән героик Дмитрий Сотниковның экипажына аерым котлау сүзләре җиткерәм. Сезнең белән, күренекле якташларым белән, чын күңелдән горурланам, иң дәрәҗәле ярышларда матур һәм мактауга лаек көрәшүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә киләчәктә дә «Алтын бәдәви» не кулдан чыгармавыгызны, уңышлар һәм яңа җиңүләр телим.

 Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.