Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы Коллегиясендә катнаша

14.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы Коллегиясе утырышында катнаша. Төп мәсьәлә - 2021 елда ведомстволар эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгару. 2021 елда 1,3 миллионнан артык теркәү эшләре башкарылган, бу 2020 елга караганда 37% ка күбрәк. 

Шул ук вакытта башкарылган гамәлләрнең 86% ы хокукларны теркәүгә, хокуклар күчүгә, күчемсез милек сатуны теркәүгә, арестларны һәм йөкләмәләрне теркәүгә кагылышлы. 

Кадастр исәбенә куелуга бәйле мөрәҗәгатьләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 16% ка арткан.
Гомумән алганда, 2021 елда өлешләп төзү буенча 18 меңнән артык килешү теркәлгән. Бу элек булган күрсәткечләрдән бераз түбәнрәк. Ипотеканы теркәү нәтиҗәләре, гомумән алганда, 2020 елның шул ук күрсәткечләре белән чагыштырырлык. 2021 елда барлыгы 117 748 ипотека килешүе теркәлгән. Аларның яртысыннан артыгы торак өлкәсенә туры килә (60 803). 

Моннан тыш, 7700 льготалы ипотека һәм 899 "авыл ипотекасы "теркәлгән.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.