Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларында узган «Бюджет федерализмын ничек үстерергә» сессиясендә катнашты. Спикерлар арасында шулай ук Россия Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да бар иде.
Президент билгеләп үткәнчә, тема бик актуаль, һәм һәркемнең төрле бурычларын исәпкә алып, уртак аңлауга ирешү кыен. «Безгә уртак компромисслар табарга кирәк. Без бәхәсләшәбез, әмма бер-беребезне ишетәбез. Соңгы елларда инфраструктур программалар һәм илкүләм проектлар белән зур эш алып барыла. Бу төбәкләрдә яшәү сыйфатын сизелерлек арттыра. Шуның белән бергә, 5-7 ел дәвамында бюджет сәясәтендә берни дә үзгәрмәячәк дигән гарантия дөрес булыр иде, бу төбәкләргә үз базасын ныгытырга ярдәм итәр иде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Президент төбәк башлыкларының шәхси җаваплылыгына, территорияләрдә эш урыннары булдыруның мөһимлегенә игътибар итте.