Яңалыклар

22.11.2021

Бүген Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Италия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джорджо Стараче киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

22.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жозе Антонио Морато Тавареш белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

22.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында эшкуарлар белән очрашты. Очрашу «Мастер» КИП мәйданчыгында узды. Чара Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында оештырылды.

22.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчеләр советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш быел икенче булды (беренчесе быел 5 апрельдә булган иде) һәм «Алабуга» МИЗ административ бинасында узды.

22.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Визитның төп максаты – эшкуарлар белән очрашу, ул «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә узачак. Чара Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында оештырылды.

22.11.2021

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ПАН-прекурсор – углерод җепселләре алу өчен чимал җитештерү буенча яңа предприятиене эшләтеп җибәрү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росатом дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, Росатомның Юматекс генераль директоры Александр Тюнин, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

21.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы спортчылары һәм җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу, гадәттәгечә, Тарловка спорт полигонында (Чаллы) узды һәм «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2022» халыкара раллиенда катнашуга әзерләүгә багышланган иде.

21.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Ижевскка һәм Пермьгә М-7 «Идел» трассасыннан керү юлы участогын ачуда катнашты. Эшләр Татарстанның Менделеевск районының өч торак пункты буйлап узучы 11 чакрымлы участокта (4-15 км) башкарылган. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Самарьянов та катнашты.

20.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафатына багышланган чараларда катнашты.

20.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Битләр: << ( 531 ) 532 533 534 535 536 537 538 539 540 >>