Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе итеп сайланды. Карар АИРР әгъзаларының гомуми җыелышы барышында күпчелек тавыш белән кабул ителде. Чара бүген Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узды.
Гайдар форумы – экспертларның дискуссион мәйданчыгы ул, анда дәүләт алдында агымдагы елга куелган өстенлекле бурычлар, алга таба икътисади үсеш перспективалары, социаль-икътисади үсеш тенденцияләре һәм өндәмәләре, бизнес-мохит һәм инвестицион климат торышы һәм башкалар турында фикер алышалар. 2022 елда форум берләштерелгән "телевизион" форматта уза: экспертлар Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) үзәк кампусы мәйданчыгында махсус җиһазландырылган студияләрдә дискуссияләр алып бара, ә катнашучылар фикер алышуларның барышын форумның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә онлайн-режимда күзәтә.
Төп чаралар якын арада Россия өчен өстенлекле әһәмияткә ия булган темалар тирәсендә тупланган: социаль өлкә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, төзелеш һәм экология, цифрлы трансформация һәм технологик үсеш, гражданнар өчен дәүләт һәм төбәк үсеше.