Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы Прокуратурасы үз алдына куелган бурычларны намуслы үти

14.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Прокуратурасы хезмәткәрләре көненә һәм Россия прокуратурасы оешуга 300 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара «Казань Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә һәр ел һөнәри бәйрәмнәрнең чираты РФ Прокуратурасы хезмәткәрләре көненнән башлана. «Быел без зур юбилей датасын билгеләп үтәбез, шуңа күрә бүгенге чара, һичшиксез, үзенчәлекле төсмер ала. Залда берьюлы берничә буын прокурор хезмәткәрләрен: абруйлы, атказанган ветераннарны, тәҗрибәле гамәлдәге профессионалларны, шулай ук яшь, өметле белгечләрне күрү күңелле. Бу, мөгаен, буыннар дәвамчанлыгының иң яхшы күрсәткече, ул Россия прокуратурасы тарихын аерылгысыз җеп итеп бәйли», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы прокуратурасы һәрвакыт үз алдына куелган бурычларны намуслы үти. Ведомствога нигез салынганнан бирле аның хезмәткәрләре закон һәм хокук тәртибе сагында тора, үз тормышларын законга хезмәт итүгә, гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга багышлый, дип өстәде Татарстан Президенты.

«Узган ел да искәрмә булмады. Сез шулай ук меңләгән гади кешеләрнең хокукларын торгызуга ирештегез, социаль кискен мәсьәләләрне хәл итүдә оператив катнаштыгыз, ачыкланган җитешсезлекләргә нәтиҗәле җавап бирдегез. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә без гражданлык җәмгыятенең барлык элементлары һәм институтлары арасында нечкә балансны саклап кала алабыз», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты тантанада катнашучыларга.

Аннары Рөстәм Миңнеханов алдынгы прокурор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, республиканың прокурор корпусы киләчәктә дә законны бозуга катгый рәвештә җавап бирәчәк, барлык куелган бурычларны лаеклы хәл итәчәк, дигән ышаныч белдерде. «Хезмәттәшләремә авыр, гади булмаган көндәлек эш өчен рәхмәт белдерәм. Хезмәт традицияләрен булдырган һәм ныгыткан барлык хезмәткәрләргә, бүгенге көндә дә сафта калучыларга, яшьләргә тәҗрибәләрен тапшыручыларга, ветераннарга, барлык буыннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», - дип өстәде ул.