Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышын уздырды

13.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты - Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов АИРР әгъзаларының гомуми җыелышын уздырды (Мәскәү). 

АИРР әгъзаларының гомуми җыелышын ачып, Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуларның Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган бурычларны үтәү эшенә йомгак ясап кына калмыйча, регионнарны борчыган төп мәсьәләләр буенча фикер алышырга, бергәләп хәл итү алымнарын эзләргә мөмкинлек бирүенә игътибар итте.

АИРР әгъзаларының гомуми җыелышында катнашучы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча комиссиясе утырышына әзерлек баруын искә төшерде. "Системаны камилләштерү буенча регионнардан реаль тәкъдимнәр көтәбез", – дип мөрәҗәгать итте Ирек Фәйзуллин АИРР әгъзалары булган регионнар вәкилләренә. 

Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге комиссиясе җитәкчесе булган Рөстәм Миңнеханов: "Безгә комиссия утырышына бик җитди әзерләнергә кирәк. Төзелеш өлешендә сораулар актив хәл ителә, ә менә ТКХ мәсьәләләрендә эш бик күп, регионнардан актуаль инициативаларны көтәбез".

Фикер алышу кысаларында төбәк вәкилләреннән, аерым алганда, авария хәлендәге торактан күчерү программасы кысаларында индивидуаль торак төзелеше объектларын төзү мөмкинлеге турында сорау алынды. 

Моннан тыш, катнашучылар төзелеш мәйданнарында белгечләрнең хезмәт хакын арттыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр. 

Утырышта Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы әгъзалары сайланды, шулай ук алдагы чордагы эш нәтиҗәләре турында еллык хисап тыңланды һәм расланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.