Рөстәм Миңнеханов Казан аэропорты янындагы яңа кунакханәне карады

14.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан»халыкара аэропорты янында төзелгән яңа кунакханә комплексында булды.

«Kravt Hotel Kazan Airport» кунакханәсенә 4 йолдызлы категория бирелгән. 20 мең квадрат метр мәйданлы 9 катлы бинада төрле категорияләрдәге 240 номер бар. Кунакханә комплексына аэропорт һәм «Казан Экспо» күргәзмә үзәге бинасыннан җылы күчү юлы үткәрелгән. 

Кунакханәдә конференц-зал, ресторан, спорт залы һәм спа-комплекс җиһазландырылган. Дизайнда Татарстан Республикасының милли мотивлары чагылдырылган, ә төзелештә иң экологик материаллар кулланылган. ТР Президенты кунакханәнең җиһазланышын югары бәяләде һәм әлеге объектка шәһәр кунаклары арасында ихтыяҗ зур булачак, дип ышаныч белдерде. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта номерлар фондын җиһазландыру процессы тәмамланып килә - мебель һәм декор әйберләрен урнаштыру эше бара. Беренче кунакларны бу елның язында кабул итү планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.