Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында берьюлы ике мәгариф объекты - 38 нче техник лицей һәм 100 нче балалар бакчасы төзелешенә старт бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул капиталь ремонт ясалган балалар музыка мәктәбендә булды, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты һәм районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Бүген Казан Ратушасында тантаналы чара узды, аның кысаларында 2021 елгы «Глобаль энергия» премиясе лауреатлары игълан ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев, шулай ук Марта Бониферт (Венгрия) премиясен бирү буенча халыкара комитет әгъзалары Дмитрий Бессарабов (Көньяк Африка Республикасы) катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Казанда Универсиада Авылы территориясендә БДБ илләренең I уеннарын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
БДБ илләренең I уеннары Казанда 2021 елның 4-11 сентябрендә узачак. Уеннарда 9 ил: 1,5 мең спортчы һәм команда составында 600 рәсми зат катнашачак. Барлыгы 182 комплект медаль уйнатылачак. Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасыннан 28 спортчы чыгыш ясаячак.
Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңа балалар бакчасы ачтылар. Тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты.
Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар һәм яңа уникаль биолабораторияне карадылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Әлмәт дәүләт нефть институты фәнни-тикшеренү уку үзәгенең тулай торагында булдылар.