Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов Татарстан Халыклары дуслыгы йортында булдылар.
Татарстанда барлык объектларга җылыны 22 сентябрьдә бирә башлаячаклар.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында брифингта бүген ягып җылыту сезонына әзерлек төгәлләнү стадиясендә булуын хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында КАМАЗ заводының төп җыю конвейерында булды, анда предприятие хезмәткәрләре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде. Визит барышында ул «Дулкын» йөзү бассейнының капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты, шулай ук ТОСЭР резиденты - «ТЭСК» компаниясенең җитештерү мәйданчыгында булды. Аны Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Шамаил арт» күргәзмәсендә булды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX илкүләм чемпионатында гомуми медаль зачетында беренче урынны алган Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
“Bilisim Vadisi” технология үзәне (Гебзе шәһәре) генераль директоры Әхмәт Сердар Ибраһим улы җитәкчелегендәге Төркия Республикасы делегациясе Иннополиста булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Яшьләр эшләре министрлыгын Тимур Сөләйманов җитәкләячәк. Элек ул министрның беренче урынбасары урынын биләгән.