Рөстәм Миңнеханов: Муниципалитетларга, министрлыкларга һәм ведомстволарга Росреестрның ведомствоара хезмәттәшлек системасын һәм электрон сервисларын активрак кулланырга кирәк

14.01.2022

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы эшчәнлеге - республикада күчемсез милек базарының нәтиҗәле эшчәнлеге нигезе.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы коллегиясе утырышында хәбәр итте. Утырышның төп мәсьәләсе - 2021 елда ведомстволар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2022 елга бурычларны билгеләү.

Коллегия Росреестр идарәсе бинасында узды, анда ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Төп нотыклар белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров, Татарстан Республикасы буенча ФДБУ "ФКП Росреестр" филиалы директоры Аркадий Белкин чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегия барышында ассызыклаганча, ТР буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы - Татарстанда дәүләт хезмәтләре күрсәтүче һәм халыкта күбесенчә аларның сыйфаты турында фикерләрен формалаштыручы федераль органнар.

2022 елга бурычлар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хакимияте органнарының һәм муниципалитетларның Росреестр белән электрон хезмәттәшлегенең уңай динамикасын билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, агымдагы елда Татарстанда Цифрлаштыру елы игълан ителде, һәм электрон документлар өлешен арттыру эшен дәвам итәргә кирәк.

Республика муниципалитетларына, министрлыкларга һәм ведомстволарга Росреестрның ведомствоара хезмәттәшлек системасын һәм электрон сервисларын активрак кулланырга кирәк, диде ул.

Узган елда җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын (ЕИР) булдыру буенча эксперимент кысаларында зур эш башкарылды, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

Искәртик, экспериментта 4 төбәк – Краснодар крае, Пермь крае, Иркутск өлкәсе һәм Татарстан муниципалитетлары катнаша (республикада - Әтнә, Зеленодольск һәм Питрәч районнары).

"Бу проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республиканың башка хакимият органнары, муниципалитетлар, Росреестр һәм Кадастр палатасы белән берлектә барлык районнар территориясендә ЕГРН булмаган мәгълүматларны тутыру буенча эшне активлаштырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына Татарстанның административ чиге турында мәгълүматларны кертүне төгәлләргә кирәк. ЕГРН га торак пунктлар чикләрен кертү буенча эшне активлаштырырга кирәк. Хөкүмәттән бу мәсьәләгә аерым игътибар бирүегезне һәм районнарны территориаль планлаштыру схемаларын торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләр белән оператив рәвештә тулыландыруга керешүегезне сорыйм".

Киләсе мөһим бурыч - Бердәм дәүләт реестрына территориаль зоналар турында мәгълүматларны кертү, дип искәртте ТР Президенты, чөнки Бердәм дәүләт реестрында мәгълүматлар булмау салым керемнәренең шактый кимүенә китерә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына муниципаль районнар башлыклары белән берлектә Росреестрга күчемсез милек объектларының ЕГРНдагы характеристикалары турындагы мәгълүматларны юллау эшен оештырырга, хокуклары теркәлмәгән капиталь төзелеш объектларын һәм җир кишәрлекләрен билгеләнгән тәртиптә инвентаризацияләү эшләрен тәмамларга кирәк.

Яңа күп фатирлы торак төзелешенә дә аерым игътибар бирергә кирәк, аны файдалануга тапшырганнан соң бинаны тулаем мәҗбүри теркәү турындагы тәкъдимне хуплыйм, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, тагын бер мәсьәлә – гражданнарның үз объектларына хокукларын рәсмиләштерүне гадиләштерергә мөмкинлек бирә торган законнарны үзгәртү. Республика Хөкүмәтенә, ТР буенча Росреестр идарәсе һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә, гараж амнистиясе турындагы закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча эшне оештырырга, торак йортларга хокукларны гадиләштерелгән рәсмиләштерү турындагы яңа федераль закон нигезендә эшләү өчен кирәкле норматив база әзерләргә кирәк.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатчан файдалануны һәм саклауны контрольдә тоту элеккечә мөһим булып кала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул ведомство хезмәткәрләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да 2022 елда уңышлы эш теләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Росреестр идарәсе нәтиҗәлелек, җир күзәтчелеге һәм контроль буенча федераль дәрәҗәдә алдынгы урында тора.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.