Татарстан Президенты: Без Сенегал белән хезмәттәшлекне үстерү яклы

22.02.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан белән Сенегал арасында хезмәттәшлек зур потенциалга ия, ул әлегә тулысынча гамәлгә ашырылмый, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул партнерлыкны киңәйтү өчен яңа перспектив юнәлешләр эзләргә тәкъдим итте. Аерым алганда, Сенегал белән элемтәләрне үстерү белән «Татнефть» һәм «КАМАЗ» компанияләре кызыксына.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Татарстан делегациясе Сенегалга барырга планлаштыра. Әлеге визит кысаларында республиканың икътисади мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк, киләчәк хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр билгеләнәчәк. 

"Татарстан - Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән субъектларының берсе. Бездә нефть һәм нефть эшкәртү сәнәгате, зур нефть химиясе, куәтле машина төзелеше кластеры бар. Шулай ук безнең республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәттәшлек өчен хәләл индустрия мөһим юнәлеш булып тора. "Сенегал - мөселман иле. Без сезнең иң төньяк кардәшләрегез. Быел без Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәчәкбез. Бу бәйрәмдә Сенегалдан килгән дусларыбызны күрергә шат булачакбыз", - диде ТР Президенты. 

Ул Россия мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә, дип өстәде. Биредә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла, аны Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан бирле җитәкли. 

Сенегал делегациясе вәкилләре, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә визитны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев