Татарстан Президенты: Бүген төп бурыч – язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру

24.02.2022

Төп бурыч – язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара «Казан Экспо»да узды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, чәчү кампаниясе алдыннан машина-трактор паркын тиз арада әзерләп бетерергә кирәк. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 2 елда Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 7 меңнән артык яңа техника сатып алган. Һәм бу эш дәвам итәчәк.

Уңышлы кыр эшләренең төп факторларының берсе итеп Татарстан Республикасы Президенты вакытында финанслауны атады. Узган ел игенчеләр зур чыгымнар тоткан, шуңа күрә ташламалы кредитларга аеруча мохтаҗ. Моңа кадәр ташламалы кредитлау лимиты әлегә җитәрлек түгел иде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Киләсе тема – туфракның уңдырышлылыгын яхшырту. Барыннан да элек, сүз ашлама турында бара. Монда эшне активлаштырырга кирәк. Гектарына 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә туплау бурычы тора. Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгы предприятиеләре кирәкле күләмдә ашламалар сатып ала алачак дигән карар кабул итте», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә сыйфатлы ташламалы дизель ягулыгы белән ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт белдерде. «Татнефть» компаниясе быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итәргә әзер булуын раслады инде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру мөһим бурыч булып тора. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, уңыш күләме кимендә 4 млн. тонна булырга тиеш. Моның өчен барлык технологияләрне һәм агротехник срокларны үтәргә кирәк. Республикада югары рентабельле авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңай мисаллары бар.

Татарстан Президенты сүзләренчә, узган ел кайбер проблемалы мәсьәләләрне ачып биргән. Шулай итеп, чәчүлекләрнең нибары 8%ы гына аграрийлар тарафыннан иминләштерелгән. Моннан тыш, яшелчә кытлыгы ачыкланган, бу бәяләр артуга китергән. Бу проблеманы хәл итү өчен Рөстәм Миңнеханов яшелчә саклагычлар системасын үстерергә өндәде – бүген шундый 9 объект төзү планлаштырыла. Шулай ук бәяләрне тотрыклыландыру өчен Татарстан Республикасы Президенты яшелчә чәчүлекләре мәйданнарын арттырырга тәкъдим итте.

«Чәчүлекләрне сугару мәсьәләсе җитди игътибар таләп итә. 2010 елдан без мелиорация буенча берничә программаны кабул иттек һәм бу өлкәдә проектларга актив ярдәм күрсәтәбез. Бу хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирде, әмма безгә үсәргә урын бар. Бу эш белән Аксубай, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнарында начар шөгыльләнәләр. Безгә кимендә 100 мең гектар сугарулы җирләр һәм сугарулы терлек азыгы җирләренең 10%ы булырга кирәк. Без тиешле биш еллык программаны әзерләячәкбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан терлекчелек өлкәсендә, аерым алганда, сөт җитештерү буенча лидерларның берсе булып кала. Шул ук вакытта сыерларның баш санын киметү буенча тискәре тенденция дә бар. Кайбер очракларда бу савым көтүен савыктыруга бәйле. «Авылда терлекчелекне үстерергә кирәк. Сөт җитештерү – ул халыкның тотрыклы керем чыганагы. Шуңа күрә бу мәсьәлә социаль юнәлешкә ия», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сөт җитештерү буенча билгеле бер динамика бар, әмма эшне көчәйтергә кирәк, дип саный Татарстан Президенты: «Без күптән 2 млн. тонна сөт җитештерү турында сөйлибез, әмма без бу күрсәткечкә чыга алмыйбыз. Терлек азыгы үзәкләре төзү буенча эш яхшы нәтиҗәләр бирә. Бу – шәхси хуҗалыкларга зур ярдәм».

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ветеринария куркынычсызлыгы өлкәсендәге хәлне дә борчулы дип атады. Узган ел күрше төбәкләрдә ящур очраклары теркәлгән. Аның республикада барлыкка килүе терлекчелек өчен афәткә әйләнергә мөмкин. ТР Президенты барлык юнәлеш хезмәтләренә әлеге мәсьәләне катгый контрольдә тотарга кушты.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, АПКда хезмәт хакы актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Аның дәрәҗәсе түбән, шул исәптән Балык Бистәсе, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч һәм Апас районнарында да. Шул ук вакытта Мамадыш, Алабуга һәм Чистай районнарында аграрийлар лаеклы хезмәт хакы алалар. "Хезмәт хакы мәсьәләсе – кадрларны ныгыту, белгечләрнең сыйфаты», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз нотыгында хәбәр иткәнчә, хисап елында барлык категорияләр буенча тулаем продукция бәясе 237,2 млрд. сум тәшкил иткән, җитештерү индексы 80,1% (игенчелек - 61,3%, терлекчелек - 100,1%). Узган елда Татарстан сөт җитештерү буенча үз позицияләрен саклап калган, әмма корылык аркасында ашлык, яшелчә, чөгендер җыю буенча позицияне югалткан.

Шулай ук коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының IV махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә дә булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.