Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо» да узды.
Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре, аерым алганда, язгы чәчүгә әзерлек, аграрийларны минераль ашламалар белән тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Оксана Лутка нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» орденын тапшырды.