Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы территориясендә язгы ташуны үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр.
Вәзгыять турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров сөйләде.
Быел Казан янындагы коттедж бистәләрендә (Сокуры, Усад, Столбище) язгы ташу фонында халык өчен куркыныч хәлләр көтелми. Су басуга бәйле проблемалар ел саен торак пунктларның урнашу үзенчәлекләре аркасында күзәтелә, шуңа күрә халыкка мөстәкыйль рәвештә кар эрүгә әзерләнергә киңәш ителә. Бу хакта брифингта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте. Ул торак йортларның дөрес урнашмавы проблеманы катлауландыра, дип өстәде.
Бүгенге көндә республикада барлык проблемалы кече елгалар һәм сусаклагычлар да диярлек автоматик гидрологик комплекслар белән тәэмин ителгән, бу исә халыкның иминлеге өчен оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә, дип искәртте ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров. «Реаль вакыт режимында алар су дәрәҗәсенең үзгәрешләре динамикасын чыгарып торалар, – дип өстәде ул. – Әмма тулаем су басу турында сөйләсәк, шуны истә тотарга кирәк: монда һава шартлары төп фактор булып тора. Әйтик, көчле яңгырлы көньяк циклонының килеп чыгуы бер сәгать эчендә барысын да тамырдан үзгәртергә мөмкин».
Элегрәк Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда кышын кар аеруча күп булу сәбәпле, язгы ташу «киеренке сценарий» буенча узарга мөмкин. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе фаразлары буенча, су басу зонасына 200дән артык торак пункт, 20гә якын күпер, берничә социаль әһәмияткә ия объект һәм икътисад объектлары эләгергә мөмкин.
ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте релизында билгеләп үтелгәнчә, февраль ахырына республика территориясе буенча кар катламының биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән шактый артык булган. «Шуңа күрә быелгы ташу, бәлки, киеренке сценарий буенча узар», - диелә ведомство докладында. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль районнарга инде хәзер үк югары әзерлек режимына күчәргә, ә су баскан очракта – гадәттән тыш хәл режимын кертергә тәкъдим ителде.
ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе фаразлары буенча, су басу зонасына 200дән артык торак пункт, 20гә якын күпер, берничә социаль әһәмияткә ия объект һәм икътисад объектлары эләгергә мөмкин.