Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты

23.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасында эш сәфәрендә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов янә Үзбәкстан Республикасына килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының күп милләтле халкы исеменнән Шәүкәт Мирзияевны һәм Үзбәкстанның тугандаш халкын Нәүрүз бәйрәме белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең илдә эшләүче Татарстан компанияләренең ярдәмен югары бәялибез. Быел Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула. Күпьеллык нәтиҗәле Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге традицияләре безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең ныклы нигезе булды. Бу катлаулы вакытларда без нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калдык. Ике яклы хезмәттәшлекнең тупланган уңай тәҗрибәсе безнең илләрнең алга таба да яхшы мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте ул.

Яклар очрашу өчен «Чирчик» химия-индустриаль технопаркын – «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проектын ачу яхшы сәбәп булды дигән фикердә булды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы 5 елда Татарстан Республикасының Үзбәкстан төбәкләре белән мөнәсәбәтләре тотрыклы рәвештә ныгый бара, һәм монда Үзбәкстан Президентының роле зур. Мәсәлән, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше якынча 200 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, ягъни 23,5%ка арткан. Хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар, ул әлегә тулысынча файдаланылмый. Хәзерге вакытта министрлыклар, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек турында берничә килешү, меморандум имзаланды һәм тормышка ашырыла. Татарстанның алдынгы компанияләре – КАМАЗ, Татнефть, Химград, ЕлАЗ, КМПО, КЭР-Холдинг, Татхимфармпрепаратлар, ПОЗиС һәм башкалар линиясе буенча эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүгенге көндә Үзбәкстанда һәм Казахстанда Россия Федерациясеннән читтә бик күп татарлар яши. Аерым алганда, Үзбәкстанда татарларның якынча саны 300 меңнән артып китә. Үзбәкстан татарларының иң зур диаспоралары Ташкент һәм Сәмарканд өлкәләрендә яши. Бирелгән мөмкинлектән файдаланып, Татарстан Республикасы Президенты Үзбәкстан Президентына татар җәмәгатьчелегенә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Соңыннан яклар үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә килештеләр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзияевны Россия Федерациясенә визиты кысаларында Татарстан Республикасына да чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.