Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ташкенттагы эш программасын Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән кыска очрашудан башлады.
Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин һәм Үзбәкстан татарларының һәм башкортларының Аксакаллар советы рәисе Рим Гыйниятуллин кыскача гына татар җәмгыяте тормышы турында сөйләделәр.
Ришат Нәбиуллин 8 апрельдә Ташкентта татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллыгы билгеләп үтеләчәген хәбәр итте һәм Рөстәм Миңнехановны тантанага чакырды. Татарстан Республикасы Президенты мәсьәләне карарга һәм үзара элемтәләрне ныгыту өчен мәдәният эшлеклеләренең вәкиллекле делегациясен җибәрергә вәгъдә бирде. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелегенең актив җәмәгать эшлеклеләрен май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә һәм Бөтендөнья татар конгрессының 8 нче корылтаена чакырды. Шулай ук яклар көзен Үзбәкстанда авыр эпидемиологик хәл аркасында узган ел кичектерелгән "Татар кызы" конкурсының финалын үткәрергә килештеләр.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар яши. Үзбәкстан татарлары диаспорасы Россиядән читтә иң күп санлылардан санала. Татарларның күбесе Ташкент һәм Сәмәрканд өлкәләрендә яши.