Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алдынгы инженер мәктәпләрен булдыру инициативасын алга этәрүчеләр белән очрашты

24.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә алдынгы инженер мәктәпләрен булдыру инициативасын алга этәрүчеләр белән очрашты. Очрашу Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында узды. Очрашуда шулай ук Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ур куәтле сәнәгать һәм фәнни-технологик мөмкинлекләр – Татарстанның төп конкурентлы өстенлекләренең берсе. Сәнәгать продукциясен җитештерүнең гомуми күләме буенча республика Россия субъектлары арасында бишенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Татарстан территориясендә һәр өченче Россия йөк машинасы, илебез синтетик каучукларының яртысы һәм йөк автомобиль шиналарының 60% ы җитештерелә.

Республика предприятиеләре илнең социаль-икътисади үсешендә генә түгел, ә фәнни-технологик үсешендә дә әһәмиятле роль уйный, дип ассызыклады ТР Президенты. Әйтик, күптән түгел РФ Хөкүмәтенең 218нче Карары буенча үткәрелгән чираттагы конкурска нәтиҗәләр ясалды. Проект 2010 елдан бирле эшли һәм икътисадның реаль секторы компанияләре, югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре арасында фәнни-техник кооперацияне стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә Татарстан предприятиеләре уйнатылган грантларның 15% ын отты, ә Казанның «Электроприбор» заводы заявкасы гомумроссия рейтингында лидер булды.

«Шул ук вакытта Татарстан сәнәгате, тулаем илнең индустриаль комплексы кебек үк, квалификацияле инженер кадрларына һәм перспектив фәнни-техник эшләнмәләргә кытлык кичерә. Мондый хәл белән килешеп булмый, бигрәк тә, кискенләшкән геосәяси шартларда. Көнбатыш моңарчы күрелмәгән санкция басымы максаты - илебезне глобаль фәнни-техник прогресс казанышларыннан тулысынча читләтү», - диде Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, яңа шартларда Россиянең тулы технологик суверенитетын торгызу бик мөһим: "Яңа белемнәр һәм технологияләрне мөстәкыйль рәвештә эшләү һәм аларны җитештерү процессына заманча инженер компетенцияләреннән башка кертү мөмкин түгел. Аларны тизләтелгән рәвештә формалаштыру өчен "Алдынгы инженер мәктәпләре" социаль-икътисади үсешнең стратегик инициативасы билгеләнгән".

Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, әлеге инициативаны гамәлгә ашыру кысаларында Россиядә икътисадның барлык югары технологияле тармакларында дөнья дәрәҗәсендәге 30 инженер мәктәбеннән челтәр булдырылачак. Яңа буын инженер мәктәпләре югары технологияле компанияләр белән дәүләт-шәхси партнерлык шартларында булдырылачак. Югары уку йортлары белән берлектә алар фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләренә инновацион алымнар куллану, инженер кадрлар әзерләү һәм аларны киләчәктә эшкә урнаштыру өчен кирәкле шартлар тудырачаклар. Масштаблы проектны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурска гаризалар агымдагы елның апрелендә үк кабул ителә башлый.

Аннары Татарстан югары уку йортлары вәкилләре алдынгы инженер мәктәпләрен үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр. КНИТУ-КАИ авиатөзелеш буенча алдынгы инженер мәктәбе проектын тәкъдим итте. КФУ Кама сәнәгать агломерациясе территориясендә "Автомобиль төзелеше" юнәлешен үстерергә планлаштыра. Химия технологияләре буенча алдынгы инженер мәктәбе концепциясен КНИТУ тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,бүгенге көндә иң мөһим тема – импортны алыштыруны үстерү. "Без стратегик максатлар куя алабыз, әмма хәзер безгә күбрәк конкретлык кирәк. Иң ашыгыч мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, шуларның берсе - импортны алыштыру. Һәм белгечләрне нәкъ менә шул максатлар өчен әзерләргә кирәк", - дип өстәде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев