2022 елда Татарстанда 9 млрд. сумга 1 200 ишегалды төзекләндереләчәк. Республика хакимияте «Безнең ишегалды» программасы күләмен киметергә җыенмый, дип хәбәр итте брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Брифинг барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2023 елга төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча гомумроссия онлайн-тавыш бирүне үткәрүгә багышланды.
«Шуны билгеләп үтәсем килә, хәзерге вәзгыятьтә әлеге программа күләмнәренең кимүе планлаштырылмаган», — дип ассызыклады ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Марат Айзатуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды, дип ачыклык кертте. Үзенең масштабы буенча республика программасының Россиядә аналоглары юк, дип билгеләп үтте спикер.
Ике ел эчендә 16 млрд. сумга 2167 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Ремонтланган ишегаллары янындагы күп фатирлы йортларда 660 меңнән артык кеше яши.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиядә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында барлыкка киләчәк төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү узачак.
Татарстаннан республиканың 45 муниципаль берәмлегендәге 204 объект тавыш бирүгә тәкъдим ителә. Марат Айзатуллин ассызыклаганча, «Татарстан федераль программаны формалаштыруга нигез салучы булды».
Иҗтмагый киңлекләрдән тыш (паркларны, скверларны һәм яр буйларын сайлау), халык «Безнең ишегалды» программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак 200 ишегалдын билгели алачак. Тавыш бирүдә 3087 ишегалды катнаша. Парклар һәм ишегаллары өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирүнең ничек узачагы турында тулырак итеп «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
«Шәһәрлеләргә сайлау өчен ике тема биреләчәк: алар иҗтимагый киңлекләр яисә ишегалды территорияләре буенча сораштыруларны уза ала, яисә ике сораштыруны да узып, дәүләт хезмәтләре сайтында үз фикерләрен калдыра ала», - дип хәбәр итте Зиннәтуллина.
Сораштыру 2023 елда республиканың барлык 45 районында да төзекләндерү өчен өстенлекле иҗтимагый киңлекләрне сайлап алудан тора. Халык тавышын конкрет районда яки шәһәрдә генә калдыра ала. «2022 елда тавыш бирүгә иҗтимагый киңлекләр буенча 204 объект чыгарылган. Һәр муниципаль берәмлектә, шәһәр киңлекләре буенча мәсьәләләрнең ни дәрәҗәдә хәл ителүенә карап, өчтән 27 объектка кадәр. Казанда — 27 объект, башка муниципаль берәмлекләрдә өчтән бишкә кадәр», - дип билгеләп үтте докладчы.
Тавыш бирү өчен территорияләр исемлеге муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән берлектә, команда тарафыннан уздырылган шәһәр төзелеше анализы нәтиҗәләрен һәм узган елгы тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып формалаштырылды.
Брифинг ахырында анда катнашучылар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр. Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, Казандагы «Кырлай» күңел ачу паркы «Парк Хаус» сәүдә үзәге артындагы территориягә күчерелергә мөмкин. «Кырлай» паркын күчерүгә килгәндә, анда берничә мәйданчык карала. Шуларның берсе - «Парк Хаус» сәүдә үзәге артында. Әлегә анда конкрет карар юк, якын арада аны яңгыратырлар дип уйлыйм», - диде Марат Айзатуллин.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина, сорауларга җавап биреп, Казанда Кремль һәм Киров дамбалары арасында төзелеше планлаштырылган «Манзара» паркы концепциясен яңадан караячаклар, дип хәбәр итте. Үзгәрешләр Җәмигъ мәчете төзелешенә бәйле. Спикер сүзләренә караганда, парк проекты эшләнгәндә, планда «Кырлай» паркында мәчет төзү идеясе юк иде әле.