Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Сколково» фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Очрашу барышында яклар инновация өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар турында фикер алыштылар. Шул исәптән республикада инновация эшчәнлеген стимуллаштыру һәм инновация эшкуарлыгына ярдәм итү турында да.
Шулай ук Игорь Дроздов Алексей Песошинга «Сколково»ның Россиянең төрле шәһәрләрендә 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Стартап-тур» чарасы турында сөйләде. Бу – Россиядә һәм БДБ илләрендә технологик эшкуарлыкны үстерүгә һәм перспектив инновация проектларын ачыклауга юнәлдерелгән иң масштаблы проект. Бүген «Стартап-тур» этапларының берсе Казанда «Сколково» фондының төбәк операторы – «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк мәйданчыгында узачак. Игорь Дроздов сүзләренә караганда, әлеге чара республиканың инвестициләрне җәлеп итүчәнлеген арттыруга, кадрлар потенциалын арттыруга һәм санлы икътисадка бәйле мәсьәләләрне тирәнтен эшкәртүгә ярдәм итәчәк.