Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Исегезгә төшерәбез, Андрей Тарасенко Татарстанга эш визиты белән килде, аның барышында кайбер компанияләр һәм предприятиеләр вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.
Очрашуда Татарстанның Якутск АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Юбилейны бәйрәм итү кысаларында Саха Республикасында Татарстан Республикасы көннәре узачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлары һәм 2021 елның июнендә Казанда Саха (Якутия) Республикасы көннәрен оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов уртак чаралар уздыру төбәкара элемтәләрне үстерүгә яңа импульс бирәчәк, дип ышаныч белдерде.