Рөстәм Миңнеханов Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының яңа бинасын ачуда катнашты

06.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАСУның диспансер бүлекләренең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

Чара Казанда (Җиңү Проспекты, 69б) узды.

Казан белән видеоконференцэлемтә режимында шулай ук «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның Түбән Вязовые табиб амбулаториясен ачылды.

Яңа сәламәтлек саклау объектын ачу тантанасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор һәм Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор вәкилләре, шулай ук объектны төзегән төзелеш компаниясе вәкилләре катнашты.

Видеоэлемтә аша бу истәлекле вакыйга белән барысын да Россия Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко котлады.

Исегезгә төшерәбез, бүген видеоконференция режимында шулай ук Ульяновск өлкәсендә, Бурятия Республикасында төрле сәламәтлек саклау учреждениеләре ачылды.

Казан һәм Татарстанга килгәндә, Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының баш табибы Алексей Алексеев яңа объекттан символик ачкыч алды. Яңа бинада туберкулезга каршы диспансерның барлык структур бүлекчәләре тупланган, бу булган ресурс базасын оптималь файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Биредә балалар һәм флюорография бүлекләре, амбулатор эндоскопия хезмәте, функциональ диагностика кабинетлары, бактериологик һәм клиник-диагностика лабораторияләре, административ-хуҗалык корпусы эшләячәк.

Пациентларны табиб-фтизиатрлар, 7 тар белгечлек табибы – уролог, гинеколог, ортопед, офтальмолог, хирург, пульмонолог, оториноларинголог кабул итәчәк.

Бүген Казан белән видеоконференцэлемтә барышында Россия Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Россиядә туберкулез белән авыручылар саны 3 ел эчендә дүрттән бер өлешкә кимегән.

Россия Федерациясе туберкулез кебек куркыныч авыруга каршы көрәштә җитди уңышларга иреште. Соңгы өч елда илдә туберкулез белән авыручылар саны — 24,5 процентка, үлүчеләр саны 19,6 процентка кимегән", - диде Татьяна Голикова.

Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, аерым алганда, Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны өч ел эчендә 18,8%ка, ә үлүчеләр саны – 28%ка кимегән. Аның сүзләренә караганда, республикада яңа Сәламәтлек саклау объектларын ачу кыска вакыт эчендә авыруны диагностикалау мөмкинлеге бирәчәк.

«Бүген Республика туберкулезга каршы клиник диспансер һәм «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның Түбән Вязовые табиб амбулаториясе ачыла, - дип хәбәр итте видеоконференция элемтә буенча Голикова. - Бурятия Республикасында поликлиника үз ишекләрен ачачак, Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр 9 яңа фельдшер-акушерлык пункты алачак. Бүген ачылган 12 объектның 11е халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтәчәк. Нәкъ менә беренчел медицина оешмалары кешене туганнан башлап гомер буе озата баралар. Беренчел буын һәрвакыт алдынгы урында. Алар җилкәсендә – беренчел диагностика, дәвалауны билгеләү һәм махсуслаштырылган һәм югары технологияле медицина ярдәме кирәк булган очракта пациентларны алга таба юнәлдерү. Форсаттан файдаланып, Covidка каршы көрәштә катнашучы һәм бу эшне дәвам итүче барлык медицина хезмәткәрләренә аларның фидакарь хезмәтләре һәм һөнәри бурычларына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2021 елның 1 гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы гамәлгә ашырыла.

Әлеге программалар кысаларында бүген ачылган 11 объектның 10сы булдырылган. Тагын 1 объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелде, ул да авылда сәламәтлек саклау үсешенә өлеш кертә (Бурятия Республикасында объект).

2021 елдан 2023 елга кадәр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программаларына ел саен 90 млрд.сумга кадәр акча җибәрелә, дип хәбәр итте Татьяна Голикова.

2025 елга кадәр бу максатларга федераль бюджеттан 500 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, үз чиратында, 2021 елда ковид-инфекциягә карамастан, Россия Федерациясе субъектларында 221 объект төзелеше тәмамланды, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта 214е – нәкъ менә беренчел звеноны төбәк модернизацияләү программасы кысаларында. Беренчел буын – ул сәламәтлек саклауның төп блогы, ул пациентны бөтен гомер буена күзәтергә мөмкинлек бирә», - диде Михаил Мурашко.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда ике сәламәтлек саклау объекты гамәлгә кертелә. «Бер объект бик зур – 9,5 мең квадрат метр, әлеге проектның бәясе 1 миллиард 165 миллион сумга төшкән (Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры), һәм ул көн саен 680 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирә. Шәһәр буенча таралган барлык объектлар да, яңа диспансерны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, бер урында булачак – әлеге объектны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, без туберкулез буенча бу мәсьәләләрне хәл итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, бүген ачылган икенче объект – Зеленодольск районында («Зеленодольск үзәк район хастаханәсе»   ДАССОның Түбән Вязовые табиб амбулаториясе) кыска вакыт эчендә төзелгән, аның бәясе 44 млн. сум. Объект көненә 100 кешегә кадәр кабул итүгә исәпләнгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм Россия Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга һәм РФ вице-премьеры Татьяна Голиковка төбәкләргә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан 2021 елда сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын ныгытуга 10 млрд. сумнан артык акча җибәрде, бу – автомобильләр белән тәэмин итү дә, медицина җиһазлары сатып алу да, яңа объектлар төзү дә.

«Бу – без төзегән һәм ремонтлаган 352 нче объект, 120 мең кв. метр күләмендә, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Акчаларның яртысыннан артыгы – федераль ярдәм, без һәрвакыт федераль ярдәм алдык, әмма мондый күләмдә ярдәм булмаган иде әле. Без моның өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Башкарылган эшләр – гражданнарыбызның сәламәтлеге өчен».

Татарстан Президенты шулай ук төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде – барлык сәламәтлек саклау объектлары да вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп тапшырылган.

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеген, ил хөкүмәте һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгын төбәктәге барлык бурычлар да үтәләчәк, дип ышандырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.