Бүгенге таләпләр энергияне сак тоту технологияләренә күчү кирәклеген кискенләштерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын ачу тантанасында хәбәр итте. Форум "Казан Экспо" территориясендә уза.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум - экспертлар, сәнәгатьчеләр элемтәсе өчен ачык мәйданчык, аларның карарларына бу юнәлешнең киләчәк үсешенең стратегиясе бәйле.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел форумда Россиянең 34 регионыннан 63 компания катнаша.
Ул искәрткәнчә, форум мәйданчыгында бүген шулай ук энергетика буенча Россия Дәүләт Советының эш төркеме утырышы узачак.
Моннан тыш, форум кысаларында "Энергетика. Ресурсларны саклау" һәм Татарстан Министрлар кабинеты утырышы узачак.
"Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм әйләнә-тирә мохитне саклау - безнең бурычлар, аларны хәл итү безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенә һәм гражданнар өчен уңайлы мохит булдыруга ярдәм итәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Форумда катнашучыларның уртак эше фәнни-техник мөмкинлекләрне ныгытуга һәм барлык дәрәҗәләрдә интеграль элемтәләрне үстерүгә юнәлтелер дип ышанам. Без тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер һәм элемтәләргә ачык".
Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, ачылу тантанасында чыгыш ясаганда, форумның мөһим вакыйга булуын һәм энергияне сак тоту өлкәсендә, шул исәптән яңа йортлар төзүдә яңа технологияләрне куллану мөмкинлеге бирүен ассызыклады. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда Россия җитештерүчеләре өчен бу үз технологияләренә күчү мөмкинлеге дә.
Форум ачылганнан соң Игорь Левитин, Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар энергияне сак тоту технологияләренә багышланган махсус күргәзмә белән таныштылар. "Татэнерго", "Челтәр компаниясе", "Татэнергосбыт","Татнефть" һәм башка компанияләр экспозицияләре тәкъдим ителде.
Компания вәкилләре 2020-2021 елларда җитештерү күрсәткечләре динамикасы, үзләренең яңа проектлары турында сөйләделәр. Компанияләр җылылык челтәрләрендә югалтуларны даими рәвештә киметәләр, шулай ук илебез җиһазларын һәм технологияләрен куллану сәясәтен алып баралар, бу бүгенге көндә аеруча актуаль.
"Татнефть" компаниясе энергия ресурсларының нәтиҗәле кулланучы җирлек булдыру проектын тәкъдим итте (Актүбә штп). "Татнефть" торак пунктның проблемаларын комплекслы хәл итү һәм үстерү, шул исәптән биотехнологияләр кулланып, энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә үз тәҗрибәсен, компетенцияләрен куллана.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук энергетика һәм энергия саклау өлкәсендә эшләүче югары уку йортлары (Казан дәүләт энергетика университеты), башка предприятиеләр һәм компанияләр стендлары белән танышты.