Бүген Мәскәүдә «Мәскәү – Татарстан күпере» VII яшьләр форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.
«Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы – төрле өлкәләрдә уңышлы булган спикерларның, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау һәм куелган максатларына ирешү буенча киңәшләр бирә торган мәйданчык. Форумда Татарстанның яшьләре – шулай ук бүген Мәскәүдә белем алучы һәм эшләүче илнең башка төбәкләреннән килгән татарлар катнаша.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге форум Татарстан белән Мәскәү арасында элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Бүген республикадан чыккан кешеләр федераль Хөкүмәттә хезмәт итәләр, үзләрен сайлаган мәсләкләрендә уңышлы күрсәтәләр. «Бу безнең республиканың зур потенциалы турында сөйли. Татарстан белән ике арадагы элемтәләребез нык һәм үзара файдалы булыр дип ышанам», - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, һәр кешенең карьерадагы уңышы ул эшләячәк командага бәйле. «Өлкән иптәшләрем һәрчак аңлады һәм ярдәм итте дип әйтә алам. Нинди дә булса этапта мин дә хаталар җибәрдем. Әмма мин белән эшләгән кешеләр мине һәрчак хуплап килде. Моның кадерен белергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бәһасез тәҗрибәне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бергә хезмәт иткәндә алуын әйтеп узды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге турында сөйләде. «Без бик тыгыз эшлибез. Безнең стратегик төркемдә Россиянең күренекле дин эшлеклеләре дә, шул исәптән православие вәкилләре дә, Ислам Хезмәттәшлеге илләре вәкилләре дә – 30дан артык кеше. Без утырышларыбызны Мәскәүдә, Грозныйда, Махачкалада, Казанда, Уфада уздырабыз. Узган елның ноябрендә бу чара Согуд Гарәбстанында бик югары дәрәҗәдә узды», - диде ул.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре Россия белән хезмәттәшлек өчен ачык, алар белән уртак эш зур потенциалга ия. «Без партнерларыбызның киләчәктә кем белән эшләргә тиешлеген күрәбез. Быел Казан ИХОның Яшьләр башкаласы булды – бу шушы илләрнең безнең илгә, безнең Президентыбызга мөнәсәбәте турында сөйли», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук быел май аенда республикада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында чаралар узачагын һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре вәкилләренең аларда катнашачагын билгеләп үтте.
Марат Хөснуллин үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген Россия Көнбатыш илләре ягыннан санкцияләргә һәм икътисадый басымга бәйле катлаулы хәлдә. Әмма бу хәл яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. «Иң катлаулы вакытларда күренекле кешеләр, яңа идарә системалары һәм карарлар кабул итүгә яңа карашлар барлыкка килде. Хәзерге шартларда безгә барысын да үзгәртергә туры киләчәк: мөнәсәбәтләр, логистика чылбырлары, теге яки бу юнәлешләрне үстерү. Шуңа күрә бүгенге кыенлыкларны яшьләр өчен мөмкинлекләр кыры буларак бәяләргә кирәк», – дип саный РФ вице-премьеры.
Видеоэлемтә буенча форумда катнашучыларга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Мәскәү – Татарстан күпере» буыннар арасында диалогны ныгытуда мөһим роль уйный. «Узган ел да, мин Татарстан Президенты булган вакытта да, хәзер дә мин егет-кызларның казанышларыннан хәбәрдар булырга тырышам. Татарлар гына түгел, безнең республика белән бәйле барлык кешеләр дә. Сез бөтен дөнья буенча уңышларга ирешәсез, татар милләтен, күп милләтле Татарстаныбызны дөньяга танытасыз», – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Видеоэлемтә буенча шулай ук фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Камилә Вәлиева да чыгыш ясады. « Ышанам ки, без әле сезнең белән бу искиткеч форумда очрашырбыз, чөнки мин Казанда тудым һәм мин татар булуым белән горурланам. Дуслар, сезнең һәрберегезгә ярдәмегез, җылы мөнәсәбәтегез, яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мин моны тоям һәм миңа бу бик кадерле. Сезгә уңышлы эш, бәхет һәм теләкләрегез чынга ашуын телим. Уңышлар сезгә!» – диде спортчы кыз үзенең видеомөрәҗәгатендә.