Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры мәйданында XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хеврон (Фәләстин) провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искә төшерәбез, Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри Татарстанга эш визиты белән килде, ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашты.
Россия-Фәләстин хезмәттәшлеге кысаларында үзара файдалы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү буенча адымнар турында фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы мәдәният һәм спорт министры Даурен Абаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Даурен Абаев Татарстанга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килде.
Бүген Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлануга багышланган истәлек ташын салу тантанасы үткәрелде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен килгән күпсанлы кунаклар катнашты.
Бүген Иннополиста ике көнлек «Merge»ИТ-конференциясе башланды. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә актуаль трендлар турында фикер алышу һәм уңышлы кейслары белән уртаклашу өчен, бөтен Россиядән 1500дән артык эшләүче, маркетолог, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр очрашты.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы барышында анда катнашучыларга Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың сәламләү сүзе укылды.
Сәламләү сүзе шулай ук «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитында катнашучыларга адреслана (кичә, 1922 елның 19 маенда узды).
"Мөселман дәүләтләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек - Россиянең халыкара көн тәртибендәге төп аспектларның берсе, илнең сәяси җитәкчелеге, профильле институтлар һәм структуралар тырышлыгының бердәм эше, - диелә сәламләү текстында. - Үзгәрүчән заманча шартларда үсешнең яңа векторларын һәм үз мәнфәгатьләрен алга таба мавыктыру юлларын табарга, булган багланышларны ныгытырга һәм көчәйтергә, инвестицион эшчәнлеккә этәргеч бирергә, хезмәттәшлекнең актуаль модельләрен эшләргә кирәк".
Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Утырыш Казан Ратушасында уза.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыярый илчесе Минтимер Шәймиев Казан Ратушасында уза торган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышында чыгыш ясады. https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2087919.htm
Бүген Казан Ратушасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы уза. Стратегик караш төркеме утырышы темасы: «Этномәдәни күп төрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе».
Утырышны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ачты.
Утырышның турыдан-туры трансляциясе гамәлгә ашырыла: https://russia-islworld.ru/novosti/pramaa-translacia-xii-ezegodnogo-zasedania-gsv-rossia-islamskij-mir-2022-05-20-24798/
Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы ачылды. Утырыш Казан Ратушасында уза.
Утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла: https://russia-islworld.ru/novosti/pramaa-translacia-xii-ezegodnogo-zasedania-gsv-rossia-islamskij-mir-2022-05-20-24798/
Стратегик караш төркеме утырышы темасы: "Этнокультур күптөрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе".