Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасы янында Александр Сергеевич Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Чара Рус теле көненә һәм рус әдәбияты классигы тууына 223 ел тулуга багышланган иде. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате.
Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари халкының Семык республика бәйрәме узды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын, җәмәгать киңлекләрен кору, ташламалы категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм торак төзү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында мелиорация системасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Тантана башланыр алдыннан ул баллар залы фойесында урнашкан «Татарстан Республикасында мелиорация үсеше тарихы» фотокүргәзмәсе белән танышты.
Бәйрәм кунакларына – дәүләт органнары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә, шулай ук тармак ветераннарына һәм хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы мелиорациясенең 100 еллыгы» дигән документаль фильм да күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында «Ак Барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру буенча киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде, алар арасында 2022 елның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, «Татэнергосбыт» АҖ үсеше программасын үтәү барышы һәм «Энергетика инфраструктурасы» юнәлеше буенча Татарстан Республикасының санлы трансформация стратегиясен тормышка ашыруда катнашу бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында «Мирас - Наследие» балаларны савыктыру лагерендә булды.
Әлеге чара 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Тәтеш районына эш сәфәре кысаларында Бакырчы авылында булдылар.