Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы ачылды. Утырыш Казан Ратушасында уза.
Утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла: https://russia-islworld.ru/novosti/pramaa-translacia-xii-ezegodnogo-zasedania-gsv-rossia-islamskij-mir-2022-05-20-24798/
Стратегик караш төркеме утырышы темасы: "Этнокультур күптөрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе".
СКТ утырышының максаты - дөнья җәмәгатьчелегенә Россия гомумгражданлык бердәйлегенең көчен һәм тирәнлеген саклау буенча Россия Федерациясенең уңай тәҗрибәсен күрсәтү.
Дискуссияләр барышында заманча дәүләтләрнең милли төзелеше нигезе буларак гомумхалык тәңгәллеген формалаштыру үзенчәлеген карау, этнокультура күптөрлелеген саклау буенча эшләнмәләрне анализлау, шулай ук, цивилизацияләр диалогын булдыруның ил һәм чит ил тәҗрибәсен исәпкә алып, глобаль үсеш трендлары контекстында актуаль карарлар һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышу планлаштырыла.
19-21 майда Татарстанда шулай ук «Россия–Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты һәм Идел буе Болгарында рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар уза.
Утырыш изге Коръәнне укудан башланды - сурәләрне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.
Чарада катнашучыларга 2021 елның 23-25 ноябрендә Согуд Гарәбстаны Корольлегендә (Җиддә шәһәре) «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышын уздыру турында фильм күрсәтелде.
Утырышны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.
Россия оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин утырышта катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның смәламләү хатын укыды.