Валентина Матвиенко «Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2022» икътисадый саммитында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү юллады

20.05.2022

Бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы барышында анда катнашучыларга Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың сәламләү сүзе укылды.

Сәламләү сүзе шулай ук «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитында катнашучыларга адреслана (кичә, 1922 елның 19 маенда узды).

"Мөселман дәүләтләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек - Россиянең халыкара көн тәртибендәге төп аспектларның берсе, илнең сәяси җитәкчелеге, профильле институтлар һәм структуралар тырышлыгының бердәм эше, - диелә сәламләү текстында. - Үзгәрүчән заманча шартларда үсешнең яңа векторларын һәм үз мәнфәгатьләрен алга таба мавыктыру юлларын табарга, булган багланышларны ныгытырга һәм көчәйтергә, инвестицион эшчәнлеккә этәргеч бирергә, хезмәттәшлекнең актуаль модельләрен эшләргә кирәк".

Валентина Матвиенко фикеренчә, саммит дәүләт эшлеклеләренең һәм бизнес вәкилләренең, илебез һәм чит ил финанс оешмаларының нәтиҗәле диалогы өчен әйдәп баручы платформа булып санала.

"Әлеге абруйлы мәйданчыкта инновацион идеяләр тәкъдим ителә һәм масштаблы проектлар турында фикер алышалар һәм эшләтеп җибәрәләр, катнашучы илләрнең икътисади мөмкинлекләре һәм конкурентлы өстенлекләре күрсәтелә, – диелә сәламләү текстында. - Очрашулар аңлы куллану, коммерция эшчәнлеген тотрыклы үстерү, мәгълүмати технологияләрне һәм партнерлык банкингын нәтиҗәле куллану кебек мөһим темаларга багышлана".

Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә республикада башка мөһим вакыйгалар – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында чаралар уза.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.