РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров: Россиядә һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә безнең халыкларның мәдәниятен нәтиҗәле үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган

20.05.2022

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Утырыш Казан Ратушасында уза.

Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Идел Буе бүген гомумроссия гражданнар тәңгәллеген үстерү һәм Россия халыкларының традицион кыйммәтләрен саклау арасында баланс үрнәге булып тора.

«Төп дини конфессияләр – христианлык һәм Исламның тыныч яшәве 500 елга якын төрле мәдәният вәкилләре арасында диалог һәм үзара аңлашу өчен уңайлы шартлар тудырдылар. Ислам Идел буе халкының органик өлеше булып тора, анда 6 млн. кеше яши, алар традицион рәвештә мөселман динен тотучы халыкларга карый», - диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Ул билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында өч мең ярымнан артык мөселман дини оешмасы һәм 26 ислам дини уку йорты теркәлгән.

«Бүген Россиядә һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә безнең халыкларның мәдәниятен нәтиҗәле үстерергә мөмкинлек бирүче барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Сүз мәгариф системасы, гражданлык җәмгыяте институтлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр һәм интернет аша традицион мәдәниятне цифрлаштыру буенча интенсив үсеш алган практикалар турында бара.

Бер яктан, бу процесслар актив гражданнар, иҗтимагый оешмалар, экспертлар бергәлеге арасында – Россия җәмгыятендә үз башлангычын ала. Икенче яктан, хакимият органнары грантлар, мәдәни күптөрлелекне саклауның аерым юнәлешләрен ресурслар белән тәэмин итү һәм субсидияләү аша иң уңышлы тәҗрибәләргә кирәкле ярдәм күрсәтә. Хәзерге шартларда бу эш һәркайчан актуаль», - дип ассызыклады Игорь Комаров.

Аның сүзләренә караганда, күп еллар дәвамында Россия җәмгыяте безгә читтән тагылган низаглы мәдәниятара мөнәсәбәтләр образлары белән очраша.

Без әлеге модель кысаларында үзара аңлашу урынына толерантлык килүен, төрле мәдәният вәкилләре арасында дуслык урынына – мультикультурализм, бу илләрдәге иҗтимагый аң мәгълүмати кампанияләр ярдәмендә формалашуын ачык күрәбез», - диде Игорь Комаров.

Россия җәмгыяте һәм дәүләт моңа каршы рәвештә дәүләтара һәм мәдәниара мөнәсәбәтләрдә дә дөрес карашлар күрсәтә, дип белдерде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

«Ышанам ки, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында бүгенге дискуссия булган багланышларны ныгытырга ярдәм итәчәк һәм яңа уңышлы уртак проектларга башлангыч бирәчәк. Идел буе федераль округы бу башлангычларны гамәлгә ашыру өчен мәйданчык булырга әзер», - диде Игорь Комаров утырыш барышында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.