Яңалыклар

23.04.2022

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча еллык планны үтәү 40,5% тәшкил итә – 1 млн 116 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 

23.04.2022

Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2022 ел планы буенча юл эшләре башланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

23.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

22.04.2022

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концертында катнашты.

Чара, гадәттәгечә, Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Фестивальнең төп призына Чаллы шәһәренең «Мизгел» җыр театры һәм Актаныш авылының «Ак инеш» бию ансамбле лаек булды.

22.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк (Спартаковская ур.) төзелеше мәйданчыгында булды.

Рөстәм Миңнехановка объектның фасадларын тышлау һәм пыяла ясау вариантларын, шулай ук диод тасманы, нокталы яктырткычлар кулланып яктылык хәл ителеше вариантларын тәкъдир иттеләр.

22.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм һәм туризм буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Сангаджи Тарбаев белән очрашты.

22.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мир» түләү системасы генераль директоры Владимир Комлев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар һәм уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.

21.04.2022

Экологик мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен сәнәгать предприятиеләренең һәм фәнни даирәләрнең тыгыз хезмәттәшлеге кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында хәбәр итте.

21.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама шәһәрендә булды. Визитның төп максаты - Түбән Кама индустриаль төенен үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча РФА вәкилләре белән уртак киңәшмәдә катнашу.

21.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, документ ТР Дәүләт Советына 8 апрельдә керде һәм Дәүләт Советының барлык комитетларында профильле юнәлешләр буенча фикер алышынды. Әлеге мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары ТР Дәүләт Советы утырышында видеоконференцэлемтә режимында катнаша.

Битләр: << 481 482 483 ( 484 ) 485 486 487 488 489 490 >>