Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре!
Халыкара мәдәният көне уңаеннан җылы котлауларымны кабул итегез!
Татарстанда күп милләтле мәдәни мирасны саклауга аерым игътибар бирелә. Безнең республикада төрле халыклар һәм конфессияләр мәдәниятләре гармонияле күрше һәм тыгыз элемтәдә тора.
Бүген «Иннополис» МИЗда урнашкан Н.И. Лобачевский исемендәге технопаркта Сколковоның һәм Иннополисның инновацион экосистемаларын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ ВЭБ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов, «Сколково» фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис инновацион үзәге вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов Иннополис университетында булдылар. Чарада шулай ук «Сколково» фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүчеләрне котлады. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, Террорчылыкка каршы комиссия рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Утырыш белем бирү мохитенең психологик куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде.
Утырыш барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүгенге утырышның төп мәсьәләсе – Татарстан Республикасында 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек .
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» төрек холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Төзелеш, уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Белавтодор» ИКХ АҖ генераль директоры Юрий Масюк белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
2022 елдан башлап, барлык объектлар буенча сату-алу килешүләренең гомуми суммасы 1 млн сумнан артып китмәсә һәм әлеге бәя кадастр бәясеннән ким булмаса, физик затларга торак күчемсез милек объектларын һәм җир кишәрлекләрен сату турында декларация тапшырырга кирәкми. Бу хакта һәм 2022 елгы декларация кампаниясенең башка үзенчәлекләре турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.