Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районына эш сәфәрендә.
Сәфәрнең төп максаты – Алабуга муниципаль районы Советының «Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында»гы утырышында катнашу.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә IX республика конкурсына йомгак ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә терлекчелек тармагының 2021 елдагы төп эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына гомуми мәйданы 4,7 млн квадрат метр булган 769 торак объекты керә. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Россия Президентының Ту-160 җитештерүен яңа кыяфәттә яңарту турындагы карары үз вакытында булды. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары взәкилләре сорауларын җавап биргәндә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килгән иде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров очрашты.
Бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.
Бүген Казанда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАПО-Композит» предприятиесендә булдылар.
Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе cәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде. «Борисоглебское» аэродромында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гимнасты, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, Россия спорт гимнастикасы федерациясе вице-президенты Алексей Немов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов та катнашты.