Бүген Казан Ратушасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы уза. Стратегик караш төркеме утырышы темасы: «Этномәдәни күп төрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе».
Утырышны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ачты.
Утырышның турыдан-туры трансляциясе гамәлгә ашырыла: https://russia-islworld.ru/novosti/pramaa-translacia-xii-ezegodnogo-zasedania-gsv-rossia-islamskij-mir-2022-05-20-24798/
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның төркемнең ел саен үткәрелә торган утырышында ясаган чыгышы
Бисмилләһи-рахманир-рахим!
Әс-сәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр!
Кадерле дуслар!
Сезне «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында сәламләвемә шатмын. Утырышта катнашуыгыз өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм һәм бу очрашуларның көн тәртибе, катнашучыларның – күренекле дәүләт, дин, җәмәгать эшлеклеләренең дәрәҗәле составы белән аерылып торуын ассызыклыйсым килә.
Безнең күпьеллык багланышларыбыз хезмәттәшлекне җайга салу һәм диалог урнаштыру белән зур кызыксыну уята. Узган ел ахырында «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Согуд Гарәбстанында утырыш үткәрде.
Без ике Изге урын Саклаучысы –Галиҗанәп Король Салмән бән Абдел Азиз Әл Согудка, шулай ук барлык Согуд хезмәттәшләренә кунакчыллыклары, эш өчен яхшы шартлар тудырганнары өчен рәхмәтлебез. Җиддәдәдәге очрашулар нәтиҗәләре Россия Федерациясенең мөселман илләре белән хезмәттәшлеге процессына мөһим өлеш кертте, ислам дөньясында уңай бәяләнде.
Бүгенге утырыш Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Ил Президенты Владимир Путин карары белән әлеге юбилей дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә.
(Сүз Россия оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга В.В. Путин исеменнән котлау сүзе уку өчен бирелә).
Безнең өчен ил Президенты тарафыннан эшчәнлек ярдәме, аның изге сүзләре һәм теләкләре бик мөһим.
(Чыгыш өчен сүз Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Анатольевич Комаровка бирелә).
Без Президент Администрациясе, Россия Хөкүмәте һәм Парламенты, Россия Тышкы эшләр министрлыгына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, дәүләт, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләренә, барлык экспертларга игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез.
Казанда утырыш хезмәттәшлек мәсьәләләренең киң спектры буенча фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк, төркем эшенә мөһим өлеш кертер, дип ышанам.
Киләсе елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Малайзиягә визитына 20 ел тула.
Хәзерге вакытта юбилей датасына багышланган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда оештыру буенча эш алып барыла.
Бүгенге утырышның темасы: «Этномәдәни күп төрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллегенең нигезе».
Мондый сайлау төркемнең бурычлары, шулай ук милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр өлкәсендә барган катлаулы процессларга бәйле.
Теманың актуальлеге дөньяның барлык дәүләтләргә дә кагылучы куркыныч тотрыксызлык чорына керүенә дә бәйле.
Халыкара хокук эрозиясе бара.
Халыкара институтлар һәм мөнәсәбәтләр системасы җимерелә.
Террористик һәм экстремистлык оешмаларыннан чакырулары арта бара, неонацизмның яңадан торгызылуы һәм үсешенең куркыныч тенденциясе арта.
Бүгенге көндә Көнбатыш илләр Россия белән каты конфронтациядә. Моңарчы күрелмәгән санкцияләр кулланыла.
Көнбатыш тарафыннан киң алга китүче толерантлык үзенең эчке даирәсенә генә юнәлдерелгән булып чыга. Коллектив Көнбатыш үз кыйммәтләрен көчләп бәйләргә омтыла; башкача фикер йөртүчеләрне үзенә буйсындырырга тырыша.
Без мөселман һәм Гарәп дөньясының күпчелек илләренә бу басымга бирелмәүләре, элеккечә үк безнең ил белән хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгәннәре өчен рәхмәтлебез.
Шунысын да билгеләп үтәсем килә, Россия үз ориентирларына хокукын яклый; күп полярлы дөньяны саклап калу, мәдәниятләрнең күп төрлелеге өчен тырыша.
Бүген, кызганычка каршы, Көнбатыш илләр тарафыннан Россиядә, барыннан да элек, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хәлләрне катауландыру өчен барысы да эшләнә.
Күп санлы фейклар барлыкка килә һәм тиражлана, төрле уйдырмалар чыгарыла. Бөтен дөнья күп милләтле Россия халыкларының бердәмлеген күрде.
Мондый бердәмлек Бөек Ватан сугышы елларында да, илебез фашизмга каршы көрәшкәндә дә була. Зур илебезнең бөтен халыкларының көче бердәмлектә.
Мәдәниятләр диалогы, милләтара татулык урнаштыру һәм диниара хезмәттәшлек – Россиянең цивилизацияле сайлавы.
Безнең ил Президенты В.В. Путин билгеләп үткәнчә, гражданлык татулыгы һәм милләтара татулык – ул бик нәзберек карарлар таләп итә торган, «Күп төрлелектә – бердәмлек» тәэмин итә торган җентекле һәм зирәк сәясәт таләп итә торган дәүләт һәм җәмгыятьнең җентекле эше.
Бу контекстта Татарстан Россиянең иң тотрыклы төбәкләренең берсе булды һәм шулай булып кала да.
Республикада милләтара һәм диниара тынычлык һәм татулык прогрессив тенденцияләр сыйфатында ныгыды. Бу – безнең кыйммәтле ориентирларыбыз һәм эшебездәге өстенлекләребез.
Гасырлар дәвамында биредә Идел буеның төп халыклары – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марыйлар, мордвалар һәм башкалар тату һәм дус яшиләр.
Бергәләп яшәү динамик үсештә һәм бу уникаль тәҗрибә безнең республикага күпләрне җәлеп итә. Безгә ял итәргә, эшләргә, укырга, даими яшәүгә күченеп киләләр.
Милләтара һәм дини ара татулык һәм дуслык турында кайгырту – даими четерекле эш предметы. Моңа законнар юнәлтелгән; дәүләт программалары кабул ителгән; этномәдәни инфраструктура үсә; барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга зур игътибар бирелә.
Республикада милли мәктәпләр эшчәнлегенә (татар, рус, чуаш, удмурт, марый, мордва), шулай ук якшәмбе мәктәпләре бүлекчәләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Күп телле белем бирү комплекслары челтәре үсә, анда белем бирү рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла. Татарстанда яшәүче барлык халыкларның да дәүләт дәрәҗәсендә традицион бәйрәмнәре үткәрелә.
Моннан тыш, иҗтимагый хәрәкәткә дә актив ярдәм күрсәтелә. Татарстан Халыклары ассамблеясы, аның филиаллары һәм вәкиллекләре, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре челтәре динамик рәвештә үсә.
Гамәлгә ашырыла торган проектларга фәнни-эксперт ярдәм дә күрсәтелә.
Республикада дәүләт-дини мөнәсәбәтләр уңай үсеш ала. 1980 еллар азагыннан конфессияләргә 300гә якын дини объект тапшырылган. Шул ук вакытта ул елларда барлыгы 38 дини оешма эшли. Бүген аларның саны 2 меңнән артып китә. Нигездә бу – мөселман һәм православие оешмалары.
Дини белем бирү системасына һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Россия Президенты В.В. Путин ярдәме белән бездә Болгар Ислам академиясе төзелде, ул илнең әйдәп баручы фәнни-мәгариф һәм рухи-агарту үзәге булырга тиеш.
Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу мөһим вакыйга булды, аны изгеләндерүне Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкли.
Дәүләт-дин бәйләнешенең актуаль мәсьәләләре татар дин әһелләре һәм православие җәмәгатьчелеге форумнарында тикшерелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык милләт һәм диннәр вәкилләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру республика территорияләренең комплекслы үсешенә ярдәм итә.
«Болгар-Свияжск» мөселман һәм православие дөньясы объектларын торгызу буенча масштаблы проект гамәлгә ашырылды.
Бу эшнең мөһим нәтиҗәсе – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре, Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастырен кертү.
Сүз дә юк, без алып барган эш төрле халыклар вәкилләренең этник һәм дини тәңгәллеген саклап калуга, Татарстанны уртак йортыбыз буларак кабул итүгә ярдәм итә.
Социологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, татарстанлыларның 80%тан артыгы милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяли; республика халкының өчтән бер өлеше гомумроссия һәм республика тәңгәллеге белән бәйләнешне бертөсле тоя.
Россиядә илнең барлык халыкларының мәдәни мирасын саклауга бирелә торган зур игътибарны исәпкә алып, Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә. 922 елда аны дәүләт дине буларак кабул итү күп очракта Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләрен тоташтыручы уникаль Россия цивилизациясе формалашуны билгеләде. Масштаблы тантаналар Ислам-Россия цивилизациясенең органик һәм аерылгысыз өлеше булуын раслый.
Юбилейны бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар: «KazanSummit 2022» халыкара икътисадый форумы, кичә (2022 елның 19 мае) аның ачылышында сезнең күбегез булдыгыз, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез салу, «Изге Болгар җыены» (2022 елның 21 маенда узачак).