Рөстәм Миңнеханов: Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү Татарстан һәм бөтен Россия өчен аерым әһәмияткә ия

21.05.2022

Бүген Болгар Ислам академиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Видеоэлемтә буенча утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев, РФ Мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы секретаре Ольга Ярилова катнашты.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, юбилей датасы кысаларында мөһим инфраструктур проектларны эшләтеп җибәрү буенча зур эш башкарылган. «Кичә аеруча әһәмиятле вакыйга булды - Казанда Җәмигъ мәчетен төзи башлауны символлаштыручы беренче таш салынды», - диде ул.

Шулай ук Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа корпусын төзү тәмамланып килә, Мәскәүдә мөселман мәчете һәм мәдрәсәсе биналарының корпусын реставрацияләүгә смета документлары әзерләнә, Болгарда берничә объектка ремонт ясала, Кырымда зур мәчет төзелеше тәмамлана. Шулай ук Болгарга керү юлларын ремонтлау буенча да зур эш алып барыла.

Моннан тыш, Россия Федерациясе вице-премьеры сүзләренә караганда, 30га якын фәнни форум, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, күргәзмәләр һәм конкурслар каралган. Бу чараларның күбесе әзерлек процессында. Соңгы ике көндә Казанда берничә чара узган инде.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, 11 гасыр элек Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен ирекле кабул итү уникаль Россия цивилизациясе формалашуга сизелерлек йогынты ясаган. Шуңа күрә юбилей датасын бәйрәм итү Татарстан һәм бөтен Россия өчен аерым әһәмияткә ия.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга бәйрәмне югары дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Узган ел эчендә сезнең җитәкчелегегездә зур эш башкарылды. Гомумфедераль һәм төбәк планнарның билгеләнгән масштаблы чаралары тормышка ашырыла. Чаралар планы Татарстан Республикасы тарафыннан формалаштырылды», - диде Татарстан Президенты.

Ул ассызыклаганча, мөселман дини оешмаларының актив катнашында илебезнең дини мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча мөһим эш алып барыла: китаплар басыла, форумнар һәм конференцияләр оештырыла, мөселман инфраструктурасы камилләшә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ислам дөньясы партнерлары белән актив эш алып барыла, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында да. Казанга ИХО яшьләр башкаласы-2022 статусы бирелде. «Әлеге проект кысаларында безнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне халыкара дәрәҗәдә танытуга юнәлтелгән күп кенә чаралар билгеләнгән», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

«Сезнең күбегез соңгы көннәрдә Казанда узган күп кенә әһәмиятле чараларның шаһитлары булды. Кичә тарихи вакыйга - Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше урынында истәлек ташы куелды. Аны торгызу безнең ата-бабаларыбызның рухи традицияләрен саклауга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыруга омтылышыбызны чагылдыра», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, быел Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар Мәскәүдә дә оештырылачак.

«Безнең республика һәм тулаем ил мөселманнары өчен юбилей чараларының бүгенге Россия тарихында әһәмиятле социаль объектлар булдыру, инфраструктур үзгәрешләр белән ныгытылуы, рухи-агарту эшчәнлегендә сизелерлек эз калдыруы аеруча мөһим. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә без куелган бурычларны хәл итә алачакбыз», - дип өстәде ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, 1100 еллык юбилеена кадәр борынгы Болгар шәһәрендә Ислам изге урыннарын торгызу буенча күпьеллык зур эш башкарылган. Ул ил җитәкчелегенә әлеге чараларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренә караганда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу – бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга һәм төбәкләрдә ислам үсеше проблемаларын хәл итү өчен яхшы мөмкинлек.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.