Рөстәм Миңнеханов Судан Республикасы Министрлар Кабинетының Эшләр буенча министры Осман Хөсәен Осман Элдир белән очрашты

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Судан Республикасы Министрлар Кабинетының Эшләр буенча министры Осман Хөсәен Осман Элдер белән очрашты.

Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә мәйданчыгында «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

Яклар Россия – Судан хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Министрны Суданның Россия Федерациясендәге илчелеге эшләрендә вакытлыча ышанычлысы Нур Әхмәд Нур Мәхмүд озата йөрде.

Исегезгә төшерәбез, Осман Хөсәйн Осман Элдер Татарстанга KazanSummit 2022 саммиты чараларында, шулай ук Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килде.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.