Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гөлнара-Клара Самат белән очрашты

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гөлнара-Клара Самат белән очрашты.

Илче Татарстан Президентына үз иленең Дәүләт бүләген – «Достук» орденын тапшырды.

"Бу югары бүләкне бөтен халкыбыз исеменнән хөрмәт йөзеннән кабул итегез", - диде Илче.

Рөстәм Миңнеханов кунакка Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән чараларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.