Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең VIII яшь эшкуарлар форумында катнашты

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VIII яшь эшкуарлар форумының ябылу тантанасында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге форум «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» ХІІІ халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.

Чара 2014 елдан башлап ел саен, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы һәм Россия Федерациясеннән йөзләгән стартапларны, инвесторларны һәм тармак экспертларын җәлеп итеп үткәрелә.

Шулай итеп, Казан атнага җиденче тапкыр Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре һәм Россия яшьләре өчен стартап-башкалага әверелә.

Узган елларда яшь эшкуарлар форумында 50 илдән 1000нән артык вәкил катнашты, җәлеп ителгән инвестицияләр саны 2 млн. доллардан артып китте.

Быел 35 илдән 200ләп гариза бирелгән.

Агымдагы елның төп бурычы – мөмкин булган базарларны һәм венчур капиталын эзләгәндә 50 стартап-проектка ярдәм итү. Форум тарихында беренче тапкыр, шул исәптән проектларның бер өлеше Татарстан Инвестиция-венчур фонды тарафыннан хупланачак.

Бүген өч проект тәкъдим ителде.

Шулай итеп, Mobiliti Пакистан проекты аяк-кулларын югалткан кешеләрне сыйфатлы һәм кыйбат булмаган протезлар белән тәэмин итүне күздә тота.

Үсеп килүче илләрдә 34 миллионнан артык кеше кул-аякларын югалтудан зыян күрә. Гамәлдәге карарларның барысына да карамастан, бүгенге көндә кешеләрнең 10%ы гына протезларны куллану мөмкинлегенә ия, чөнки алар йә бик кыйбат, йә аларның функцияләре чикләнгән. Mobiliti бу проблеманы хәл итәргә омтыла.

Икенче булып Tazar Кыргызстан проекты тәкъдир ителде.

Tazar, чүплекләргә эләгә торган калдыкларның санын киметү максатыннан, калдыкларны - өй хуҗалыкларыннан һәм физик затлардан башлап, рестораннарга һәм төзелеш мәйданчыкларына кадәр - чүп эшкәртүчеләр арасында элемтә булдырырга ярдәм итә.

V-mate Мәскәү проекты өченче булды.

V-mate фикердәшләргә теләсә кайсы берләшмә эчендә бер-береңне табарга ярдәм итә, «беренче бәйләнеш проблемасын» хәл итәргә ярдәм итә. V-mate кешеләр төркеме эчендә кулланучылар свайпын булдыру буенча сервис төзи, анда координатор свайпларны бергә җыя, ә катнашучылар кушыла һәм шул свайплар ярдәмендә бер-берсен сайлый.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, яшь эшкуарлар алдында чыгыш ясаганда, аларның барлык проектлары да кулланыш табачак, дип билгеләп үтте.

Ул бүген тәкъдим ителгән проектларны уңай бәяләде.

Барлык өч проект та бик креатив, дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов яшь бизнесменнарга уңышсызлыкка очрасалар да, өметләрен өзмәүләрен теләде. Тагын бер кат омтылыш ясарга кирәк, диде ул, чөнки максатларны һәрвакыт аңа ирешергә тырышучы гына яулый.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.