Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камчатка крае Закон чыгару җыены депутаты Игорь Евтушок белән очрашты.
Кайбер юнәлешләр буенча, шул исәптән төзелештә, алга таба хезмәттәшлек итү буенча адымнар турында фикер алышынды.
Игорь Евтушок гамәлгә куючы компания «Казан» халыкара аэропорты янында «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексын төзеде.
Бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Казан мэры Илсур Метшин, «ТатКравтИнвест» компаниясе генераль директоры Валерий Кравцун һәм башкалар катнашты.