Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда: Безнең төп бурыч – куәтле урта сыйныф булдыру

26.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы эшкуарлар бергәлеге белән очрашты. Очрашу Россия эшкуарлары көне кысаларында узды.

Чара Эшкуарлар йортында (Казан, Петербург ур.) узды. Очрашуның турыдан-туры трансляциясе оештырылган иде (Интернет челтәрендә). Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмә-ярминкәдә тәкъдим ителгән эшләнмәләр белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, кече һәм урта бизнес – республиканы һәм илне алга этәрүче икътисадның нигезе, хакимиятнең бурычы – бу хәрәкәтне мөмкин булган барлык юллар белән саклап калу.

«Эшкуарлар – безнең нигезебез. Безнең төп бурыч – куәтле урта сыйныф булдыру. Мондый кешеләр, аерым бер сәләткә һәм үз-үзләрен тәэмин итә торган аерым сыйфатларга ия, бу сыйфатлары аларга тәвәккәл булырга һәм алга барырга мөмкинлек бирә. Һәм безнең бурыч – бу хәрәкәткә ярдәм итү», – дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты фикеренчә, эшкуарларга ярдәм итү өчен федераль коллегалар тырышлыгы белән күп эш башкарылган инде. Илебезнең кече һәм урта бизнесын үстерү мәсьәләләре Россиягә каршы дус булмаган илләр тарафыннан кертелгән санкцияләр фонында аеруча актуаль булды.

«Планлы эш бара», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Стратегик инициативалар агентлыгының төбәк үсеше директоры Александр Смекалин эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү эшендә Татарстанның югары казанышларын билгеләп үтте.

«Эшкуар үз тирәсендәге тормышны үзгәртү өчен ихтыяр һәм энергиягә ия. Һәм бу – бик кыйммәтле нәрсә. Сүз дә юк, күп нәрсә хакимият органнары һәм бизнесменнарның коммуникацияләренә бәйле. Мондый нәтиҗәле хезмәттәшлек яңа, зур һәм бөек нәрсә барлыкка китерергә мөмкин. Һәм монда Татарстан бу симбиозны ачык күрсәтә, бу үзара аңлашуны күрсәтә. Һәм бөтен ил тигезләнгән нәтиҗәләр күрсәтә», - дип йомгак ясады Александр Смекалин.

Видеоэлемтә форматында очрашуда катнашучылар белән Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов элемтәгә керде. Ул бизнес-бергәлек һәм федераль парламентарийлар арасында даими «җанлы» элемтәнең мөһимлеген ассызыклады. Бу ил һәм республика икътисады алдында торган яңа чакыруларга оператив рәвештә реакция белдерергә мөмкинлек бирә. «Без мөрәҗәгатьләргә тиз арада җавап бирү өчен һәрвакыт янәшәдә булырга тырышабыз. Безнең бурыч – һәркем өчен ачык булу. Чөнки бизнес – ул чыдам, тырыш кешеләрнең ризыгы. Хәзер бу аеруча сизелә», – дип мөрәҗәгать итте видеоконференция элемтә аша Айрат Фәррахов. Ул искә төшергәнчә, хәзерге вакытта «Кече һәм урта эшкуарлык» профильле илкүләм проекты бизнесменнарга ярдәм итүнең төп инструменты булып тора, аның ярдәмендә федераль бюджетта әлеге юнәлешкә 170 млрд. сум салынган.

Онлайн-форматта очрашуның тагын бер кунагы Россия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил киңәшчесе Антон Свириденко булды. Ул эшкурлыкны үстерү өлкәсендә республиканың яңа казанышларын атады. «Ел саен без бизнеска административ басым индексын әзерлибез. Һәм Татарстан Республикасының бу индекста бик җитди алга китеше булды. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бу исемлектә 4 нче урынны алды (бизнеска иң аз басым буенча)», – дип билгеләп үтте Свириденко. Ул республика ведомстволарының, чыннан да, бизнеска басымын киметергә чакыруын ишетүен әйтте, шуңа күрә эшкуарлар өчен реаль штрафлар урынына кисәтү системасын активрак кулланалар, дип өстәде. «Без Татарстанны сәнәгать үсеше юнәлеше буларак һәрвакыт үрнәк итеп китерәбез. Хәзер административ басымны киметү өлкәсендә дә мисал итеп китерәчәкбез»,-дип нәтиҗә ясады федераль бизнес-омбудсмен киңәшчесе.

Очрашу барышында эшкуарлар үз проектлары турында сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең яңа формалары вариантлары турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Татарстан Президенты производство төзегән эшкуарлар өчен җир кишәрлекләрен сатып алу бәясен арттыруга юл куйган Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы җитәкчеләрен тәнкыйтьләде. Республика бизнес-бергәлеге белән очрашуда чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов җирне ташламалы сатып алуны тәэмин итүне таләп итте.

Мәсәлән, эшкуар Айдар Гатауллин «Идел буе сөт, премикслар һәм катнаш азык җитештерү заводы» СППК оештырды һәм, «Арча» сәнәгать паркы резиденты булып, премиксларны алмаштыру проектын гамәлгә ашыра башлады. Эшкуар «Сименс» компаниясенең технологик җиһазларын Кытай аша сатып алуы турында сөйләде. Хәзер эшләтеп җибәрү эшләре бара, җитештерүне май ахырына эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Айдар Гатауллинның соравы җитештерү корпусы төзелгән җир кишәрлеген милек итеп сатып алуга кагылышлы иде. Ул аккредитацияләнгән сәнәгать парклары резидентлары өчен дәүләт һәм муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен сатып алуның ташламалы тәртибен билгеләү мөмкинлеген карауны сорады.

Татарстан Президенты тәкъдимне хуплады, җир кишәрлекләрен сатып алу мәсьәләсе эшкуарларда кискен тора, бигрәк тә авыл җирендә сәнәгать җитештерүе белән шөгыльләнүчеләрдә.

Эшкуарлар бергәлеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан электротехника өлкәсендә эшләүче югары квалификацияле кадрларга мохтаҗ, шуңа күрә махсус белем бирү мәйданчыкларын үстерергә кирәк.

«Бүген иң кимчелекле урын – квалификацияле кадрлар. Персонал саны җитәрлек булырга тиеш. Безгә Россиянең башка төбәкләреннән һәм Урта Азия илләреннән яшьләрне җәлеп итү мөһим. Әмма безгә ярдәмче эшләрдә кешеләр кирәк түгел, квалификацияле белемле кадрлар кирәк, бүген кирәкле нәрсәләр мехатроника, робототехника, электротехникага бәйле», – диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты «Алабуга Политех» мәгариф проекты («Алабуга» МИЗ территориясендә) эш нәтиҗәләрен шәрехләде.

Әлеге белем бирү проекты аеруча кирәкле белгечлекләр буенча персоналны әзерләү өчен читтән торып һәм дистанцион укыту форматларын күздә тота. «Бу – бик амбициоз проект, һәм ул, чыннан да, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә», — дип бәяләде инициативаны Рөстәм Миңнеханов.

Үзмәшгуль Рөстәм Зиннәтуллин компьютер техникасын һәм смартфоннарны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, шулай ук заказ астында ПК җыю белән шөгыльләнә, дип сөйләде.

Рөстәм Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, « Чикләрсез бизнес»белем бирү курсы узды. Бу программа мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, анда һәркем үз бизнесын тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә башларга мөмкин. Остазлык буенча әлеге курс СИА форумында иң яхшы практика дип танылды. Үзмәшгуль әлеге проектны төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә хуплауны сорады.

Рөстәм Миңнеханов идеяне хуплады һәм РФ Дәүләт Думасында Татарстан депутатларыннан аны федераль дәрәҗәдә алга этәрергә сорады.

Моннан тыш, «Алабуга Политех» белем бирү проекты – СИА «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» конкурсына тапшырылган тагын бер проект.

ТР Президенты белән очрашу вакытында яңгыраган башка проектлар мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөзү мәйданчыкларына һәм Татарстан Республикасы районнарыннан килгән эшкуарларның продукциясен маркетинг мәйданчыкларында урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүгә кагылышлы иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары буенча.